Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Газиз баланың ата-анасы каршындагы бурычы түләп бетермәслек, диләр. Алар сине дөньяга тудырган, ашаткан, эчерткән, тәрбияләп үстергән. Балабыз бәхетле булсын дип, көне-төне эшләгәннәр.
Мин үзем Төмән районының Талымхан авылына ярты гасыр элек килен булып төштем, ә хәзер ак чәчле әби, шулай булса да, аларны искә төшерәм, фоторәсемнәрен, Мактау хатларын, орден-медальләрен кулыма алам. Әнием – герой-ана, тыл ветераны, әтием – Бөек Ватан сугышы ветераны. Алар турында балаларыма һәм оныкларыма сөйлим. Кече кызым Гүзәлнең балалары Зарина белән Руфат Касмалиннар инша язганнар.
Зәйтүнә САБИРОВА сөйләгәнне Рәйсә РӘХИМОВА язып алды.
Төмән районы, Талымхан авылы.
******************************************************************************************************
Әбием – тыл ветераны
Бөек Ватан сугышы совет халкы өчен зур сынау булды. Беренче көннәреннән ук халкыбыз дошманга каршы канлы сугышка күтәрелде. Әбиемнең әнисе дә тирән тылда җиңү өчен көрәште.
Фатыйха Мәүлит кызы Калиева 1925 нче елның 18 февралендә Ялутор районының Сәел авылында туып-үскән. Сугыш башланганда аңа әле 16 яшь була. Кулларына корал тотарлык ирләр сугышка киткәч, бөтен эш хатын-кызлар, картлар һәм балалар өстенә төшә. Колхоз һәм совхозлар биргән продукция хөкүмәткә тапшырыла, кире кайтарылмый. Ач-ялангач калган халык бөтен көчен биреп эшли.
1941 елның көзендә Ялутор районының Киево авылында хатын-кызлар өчен тракторчылар курслары ачыла. Минем Фатыйха әбием беренчеләрдән булып курсларга языла. Алар җир сөрергә, икмәк үстерергә өйрәнәләр. Яшь тракторчы кызга тәҗрибәле механизаторлар белән бергә эшләргә туры килә.
Көзге ачы җилләр үзенекен итә. Әбиемә суык тиеп, үпкәсе авырый башлый. Яшь организм каты авыруны җиңә, ләкин әбием шуннан соң тракторда эшли алмаган. Аны складка хисапчы итеп билгелиләр.
Матур җәйләр җиткәч, әбием дус кызлары белән урманга йөри, дару үләннәре, гөмбә җыюлар инде аның яраткан һөнәре була.
Авыл яшьләре белән клубта концертлар да оештырылган. Әбиемнең Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләвен һәркем дә ошаткан. Алкышлар тукталмагач, ул тамашачыларга тагын берничә шигырен яттан укыган.
Әбием гомере буена хөкүмәт эшендә була. Уңган, эш сөючән Фатыйха әбиемә 1948 елда намуслы хезмәте өчен медаль тапшыралар. 1956 елда аны коммунистлар партиясенә кабул итәләр. 1967 елда авыл советы депутаты итеп сайлана. 1960 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы 15 ел дәвамында почта мөдире вазифасын башкара.
Әбиемнең хезмәт кенәгәсендә котлаулар һәм бүләкләре турында 20дән артык язмалары бар.
Минем әбием - Герой-ана. Үзенең тормыш иптәше Мөхәммәди Калиев белән җиде бала үстергән, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәдәге Ана медальләре, 3 нче дәрәҗәле «Ана даны» ордены күкрәген бизи.
1996 елда әбиемнең тормышында сынаулы вакыйга да була, аның йорты янып китә. Балалары яңа торак булдыралар. Әбием тыныч картлык кичерә. Аллаһыдан бирелгән 78 ел гомерен тиешле дәрәҗәдә үткәреп, балаларына, оныкларына һәрчак үрнәк ана, әби була. Мин әбием белән горурланам, аның якты истәлеге бездә, оныкларында сакланачак.
Руфат КАСМАЛИН,
10 нчы сыйныф укучысы.
Рәсемдә: Фатыйха һәм Мөхәммәди Калиевлар
***************************************************************************************************************************************
Бабаем – сугыш ветераны
1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышында әбиемнең әтисе Мөхәммәди Рөстәм улы Калиев та катнаша. Ул 1914 елның 13 июнендә Ялутор районының Сәел авылында дөньяга килә. 1941 елның август аенда Кызыл Армия сафларына алына.
1941 нче елның декабреннән 1943 нче елның апреленә кадәр Калинин фронтында сугыша. 1943 елның апреленнән сугыш беткәнче Көнбатыш һәм Белорусс фронтында дошманга каршы көрәшә.
Минем бабаем - батыр көрәшче, сержант исемендә, шоферлар бүлеге командиры. Ул 1942 елдан ВКП(б) партиясе әгъзасы. Карачай «Кызыл байрак»лы дивизиясенең 369 нчы отрядында 481 авиаподвоз составында булганда, бабаем батырлык күрсәткән.
1945 елда бабаема «Кызыл йолдыз» ордены тапшырыла. Шуннан соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соңгы чорда туган авылында «Чкалов» исемле совхозда җитәкче булып эшли. Бөтен авырлыкны үз җилкәсендә кичерә.
Минем әбиемә туй ясап өйләнә. Бергә матур гомер кичерәләр. Бабаем лаеклы ялга кадәр туган җирендә намуслы хезмәт итә.
Зарина КАСМАЛИНА,
11 нче сыйныф укучысы.