Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Март ае мәдәни яңалыкларга, иҗади бәйгеләргә бай ай булды. Себер-татар мәдәният үзәге артистлары шәһәр күләмендә узган фестивальләрдә актив катнашытылар, җиңүләр яуладылар. Шәһәрнең танылган 15 нче мәктәбе сәхнәсендә узган «Халык сәнгате» өлкә бәйгесендә барлык юнәлешләр буенча чыгыш ясап, беренче, икенче урыннарга чыктылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча «Тубыл кызлары» вокал ансамбле «Эстрада вокалы» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды.
Айгөл Корбанова – «Халык вокалы» номинациясендә, Алиса Баганаева – «Фольклор һәм хореография» номинациясендә, Нәркис Нигъмәтуллин «Эстрада вокалы» номинациясендә 1 урынга чыктылар. Нәфис сүз осталары да шигърияткә мәхәббәтләрен, үзләренең сәләтен күрсәттеләр. Сөнгатулла Бекенин, Римма Шәрипова «Нәфис сүз» номинациясендә 1 дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамбле һәм аның җитәкчесе Роза Яхина «Эстрада вокалы» номинациясендә 1 урын алдылар. «Себер нурлары» ансамбленең җырчысы Әлфия Майгадарова «Халык вокалы» номинациясендә 2 урынга лаек булды. Матур, мәгънәле, күп еллар үткәрелеп килгән бәйгене оештыручыларга рәхмәтлебез. Татар мәдәниятен саклаучылар, үстерүчеләр: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага, Тубыл шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллинга, дәрәҗәле, үз эшләренең оста белгечләренә, Ильяс Бакиевка һәм барлык жюри әгъзаларына рәхмәтләребезне юллыйбыз.
Бәйрәм, иҗади бәйгеләр күңелләребездә матур хисләр калдырды.
Айгөл МОРАТОВА, Тубыл шәһәре.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Ильяс Бакиев Роза Яхинаны, Динара Әпсәләмованы котлый.