Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Изге Рамазан аенда мәчетләрдә һәм үз йортларында ифтар (авыз ачтыру), дини мәҗлесләр уза. Тубыл шәһәренең аскы торасындагы тарихи мәчетендә көн саен ифтар ашы үткәрелә. 200ләп кешегә исәпләнгән табынны мәчеткә йөрүчеләр Фәннүр хәзрәт Казыймов җитәкчелегендә оештыралар.
Фәннүр хәзрәт: «Ифтар мәҗлесләрен үткәрүчеләрнең, ярдәм итүчеләрнең, ифтарга килүчеләрнең дә гамәлләре саваплы булсын. Ураза гаетен, дини бәйрәмнәребезне бергәләп үткәрергә насыйп булсын. Табыннарны әзерләүчеләргә Аллаһы Тәгалә хәерле, бәрәкәтле гомер бирсен. Тоткан уразаларыбыз кабуллардан булсын. Шатланып Ураза гаетен каршы алырга язсын», - дип теләкләрен юллады.
Мәчеттә узган ифтар мәҗлесләренә табынны мулдан әзерлиләр. Хәләл ит, кайнар аш һәм төрле камыр ризыкларын пешерүдә, сыйлауда шәһәрнең «Ашханә» кафесы булышлык күрсәтә. Мәчетнең ирләр залы, хатын-кызлар залы да дин юлында булган милләттәшләребез белән тулы уза. Ифтарга төрле яшьтәге тубыллылар килә. Өлкәннәрне мондый дини мәҗлесләрдә балаларның катнашканы сөендерә. Димәк, борын-борыннан килгән гореф-гадәләребезнең дәвамчылары да бар. Мәчеткә җыелучылар хәзрәт укыган вәгазьне игътибар белән тыңлыйлар. Рамазан аенда көне буе ризыктан тыелудан башка төрле начар гамәлләрдән дә, гайбәт сөйләүдән дә тыелырга кирәклеге турында вәгазьдә әйтелә. Күмәкләшеп, җәмәгать белән намаз укулары дини чарада катнашучыларның күңелләренә тынычлык, иман байлыгы бирә.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: ифтар мәҗлесендә Фәннүр хәзрәт Казыймов.