Газетага язылу 

Календарь 

Май 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубылда «Зәнкиев укулары»

последние и лучшие новости искусства в мире

5-6 апрель көннәрендә Тубыл педагогия институтында Гаилә елына багышланган «Заманча белем бирү киңлегендә фән һәм практиканы интеграцияләү: традицияләр һәм инновацияләр» темасына «Зәнкиев укулары» VIII халыкара фәнни-практик конференция  үтте.

15-1

Анда галимнәр, укытучылар, әдәбиятчылар, ветеран укытучылар, укучылар, Якуб Зәнкиевнең улы Нур, тормыш иптәше Зәкинә, оныклары, нәбәрәләре, якын туганнары катнаштылар. Бохара (Үзбәкстан), Казан (Татарстан), Симферополь (Кырым), Стәрлетамак (Башкортостан), Элязыг (Төркия) шәһәрләреннән һәм Төмән өлкәсенең төрле шәһәр һәм районнарыннан 70 кеше килгән иде. Оештыручыларны, кунакларны Тубыл педагогия институты директоры Надежда Еговцева, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Кожедуб, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин (видеодан), шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Станислав Козлов, Бохара дәүләт университетыннан Аброр Жураев (видеодан), өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рамил Әминов һ.б котладылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәзил Зиннәтуллин Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, теләкләрен җиткерде. Нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе Нур Зәнкиев конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде, чараны оештыручы галимәләребез - Гүзәл Фәйзуллинага, Флера Сәйфуллинага, Лилия Фәизовага, педагогия институты җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерде. Үзенең чыгышында тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских Якуб Зәнкиевнең романнары нигезендә себер татарларының тарихы, язмышы турында нәфис фильм төшерергә кирәклеген әйтте. Тубыл шәһәренең 15 мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин тыгыз элемтәдә эшләгән рус-татар бүлеген, өлкә газетабыз «Яңарыш»ны, шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгенең башкарган хезмәтләрен җылы сүзләр белән искә алды. Мәктәпләрдә бүгенге көндә Зәнкиев мирасы өйрәнелгәне турында әйтте. Фәнни чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Россия фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясенә, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетына, Бөтендөнья татар конгрессына, өлкә һәм Тубыл шәһәр татар милли-мәдәни автономияләренә, Тубыл шәһәр хакимиятенә, шәһәр иҗтимагый палатасына оештыручылар рәхмәт белдерделәр.

15-11

Конференция программасы бай, тыгыз булды. Чарада катнашучыларны сәламләгәннән соң, пленар утырышта чыгыш ясаучылар Тубыл пединститутында рус-татар бүлегенең тарихын искә алдылар, урта һөнәри белем бирү бүлегендә татар бүлеген ачу кирәклеге турында чыгышлар булды. Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллина рус-татар бүлеге эшләгән еллар турында җентекләп сөйләде. Бүгенге көндә бу юнәлештә хезмәт итүче профессор Гүзәл Фәйзуллинаның фәнни эшенә, оештыру сәләтенә югары бәя бирде. Рус-татар бүлеген яңадан тергезү кирәклеге турында тәкъдимен кертте.

15-12

Пленар утырышта тагын да Тубыл пединституты директоры, педагогика фәннәре докторы Надежда Еговцева, Төркиянең Элязыг шәһәреннән Фрат университетының филология фәннәре докторы, профессор Эржан Алкая (видеодан чыгышы), Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәре докторы Олег Хисамовның, Казан филология институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллованың эчтәлекле, әһәмиятле чыгышлары яңгырады. Олег Хисамов фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән Төмән өлкәсе татарлары турында «Милли–мәдәни мирасыбыз» дигән яңа китабының презентациясен үткәреп, Гүзәл Фәйзуллинага китапны тапшырды.

 

15-15

Конференция кысаларында себер татарларының лингвомәдәни мирасын өйрәнү үзәге презентациясе үтте. Пединститут каршында еллык татар теле әдәбиятын өйрәнү курсларына йөрүче студентлар Я.Зәнкиев иҗаты буенча Лилия Фәизова җитәкчелегендә сәхнәләштереп куелган күренеш күрсәттеләр. Тамашачылар милли киемле, татар телендә оста сөйләшкән яшь талантларның чыгышларын җылы каршы алдылар. Презентация тантаналы ачылганнан соң, лингвомәдәни мирас үзәге ачкычы рәсми рәвештә үзәк җитәкчесе итеп билгеләнгән профессор Гүзәл Фәйзуллинага тапшырылды.

15-14

Конференция эше өч секциядә дәвам итте: «Мәгарифтә тәрбияләү һәм укытуның традицион формаларын камилләштерү һәм яңа технологияләр», «Фән һәм педагогик эшчәнлек интеграциясендә филологик тикшеренүләр», «Милли үзенчәлекне саклау факторы буларак тарихи–мәдәни мирас». Остаханәләрдә кызыклы докладлар яңгырады.

15-13

РФнең мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Тубыл район методик берләшмәсе җитәкчесе Танзилә Тимканова: «Мин ел саен «Зәнкиев укулары»нда катнашам. Быелгы сигезенче мәртәбә үткәрелгән конференция, остаханәләр, татар теле һәм әдәбиятын еллык курста өйрәнүче студентларның чыгышлары уңышлы үтте. Туган тел укытучылары «Зәнкиев укулары»н ел саен көтеп алабыз. Монда курсташларыбыз белән очрашабыз, тәҗрибә белән уртаклашабыз. Укытучыбыз Флера апа Сәйфуллинаны күрү мизгелләре бик кыйммәтле. Педагогик остаханәдә үткәрелгән дәресем «Якташ язучылар иҗатында туган як темасы»на багышланды. Дәрестә алтыпочмак технологиясен кулландым. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә җирле язучылар иҗатында туган як темасының чагылышы, шагыйрьләребезнең туган якка, аның табигатенә, кешеләренә булган мөнәсәбәтен ачыклау булды. Максатым: укучыларның тәнкыйди фикерләү, иҗади уйлану сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, шигъриятне яратырга өйрәтү. Максатыма ирештем. Минем дәресемдә Төмән өлкәсенең төрле мәктәпләреннән килгән туган тел укытучылары катнаштылар. Аларның да төрле заманча технологияләрне кулланып уздырылган дәресләре кызыклы, уңышлы булды», - дип сөйләде.

15-16

2024 нче елның «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә җиңүгә лаек булган Вагай районы, Юрмы мәктәбе мөдире Гүзәл Гайсина: «Зәнкиев укулары»нда мин беренче мәртәбә катнаштым. Безне монда җылы кабул иттеләр. Күренекле шәхесләр, галимнәр, укытучыларыбыз белән очраштык, тәҗрибә белән уртаклаштык. Мин «Ил язмышы - ир язмышы» темасы буенча остаханә үткәрдем. Минем максатым - укучыларга якташыбыз, җирле язучы Рәкыйп Ибраһимовның иҗаты, шигыре белән таныштыру, балаларда батырлык, Ватанга хөрмәт тәрбияләү булды. Укучылар сорауларга төпле җаваплар бирделәр. Тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәндереп, елатып авторның шигырен Таймас Абдразаков сөйләде. Конференцияне оештыручыларга рәхмәтләремне юллыйм, уңышлар телим. Киләсе елда да катнашырга язсын», - диде.

15-17

РФнең мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2022» бәйгесенең икенче дәрәҗәдәге призеры, Тугыз урта мәктәбе укытучысы Венера Ибукова: «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылык формалаштыру алымнары» темасына мастер-класс үткәрдем. Бу дәрестә функциональ грамоталылыкның барлык төрләре белән эшләп була. Мәсәлән, текстны уку, сорауларга җавап биреп, эчтәлегенә төшенү. Мин вакыйгаларны, күренешләрне, капма-каршы куеп, чагыштырып әдәбият дәресләрендә әсәрне өйрәнүгә басым ясыйм. «Зәнкиев укулары»нда ел саен катнашырга тырышам. «Зәнкиев укулары» - татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәҗрибә уртаклашу, аралашу, бердәмләшү өчен бер мәйдан. Мастер-класслар бик әйбәт үтте», - дип сөйләде.

15-18

Конференция эшендә әдәбиятчылар, тарихчылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Мәртәбәле катнашучылар, кунаклар арасында профессор Хәнисә Алишина, профессор Флера Сәйфуллина, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, күп санлы укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары булдылар.

15-19

 Экскурсияләр,очрашулар

Конференция кунакларын 5 нче апрель көнне Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә җылы каршы алдылар. Алар хөрмәтенә «Гаилә – бәхет чишмәсе» темасына концерт тәкъдим ителде, җылы теләкләр яңгырады. Очрашу чәй табыны артында аралашып матур узды. 6 нчы апрель - язучының туган көнендә галимнәр, конференция делегатлары Хуҗайлан авылы мәктәбендә булдылар. Монда аның йорты, күп еллар хезмәт иткән мәктәбе, Якуб абыйны яхшы хәтерләгән коллегалары, укучылары, туганнары яши. Бу турыда мәктәп мөдире Альбина Азисова: «Укытучылар коллективы, ветеран укытучыларыбыз белән Гаилә елына багышланган «Зәнкиев укулары» конференциясе делегатларын Якуб Зәнкиев исеме бирелгән Хуҗайлан мәктәбендә каршы алдык. Быел 6 нчы апрельдә якташыбыз, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Тубыл шәһәренең атказанган гражданы Якуб Зәнкиевкә 107 яшь тулган булыр иде. Бу очрашулар, истәлекләр белән уртаклашу көне булды. Ярты гасырдан артык Якуб абый яшьләрне патриотик рухта тәрбияләде. Патриотик хәрәкәтне оештыручы, укучыларны илһамландыручы ул булды. Без аның белән горурланабыз. Гореф-гадәтләргә, тарихи хатирәләргә бай булган мәктәп укытучылары Якуб абый Зәнкиев калдырган мирасны сакларга тырышып эшлибез. Хөрмәтле кунакларга, конференцияне оештыручыларга, Якуб абыйның улы Нур Зәнкиевнең гаиләсенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кичәдә язучының «Кайчыколак» хикәясен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә апа Тимканова укучылары белән сәхнәләштереп, кунакларның игътибарына тәкъдим итте. Язучының якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсендә җылы һәм мөһим сүзләр яңгырады», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.



Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836