Газетага язылу 

Календарь 

Май 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Язгы каникулларда - китапханәдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Март аеның соңгы атнасында, бөтен ил буенча әдәбиятны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» Бөтенроссия акциясе узды. Ямбай авылы китапханәсе язгы каникул көннәрендә Бөтенроссия акциясенә кушылып, укучыларны әдәбиятның мавыктыргыч дөньясына чакырды. Атна буена балалар, әти-әниләре өчен әдәби һәм танып белү сәгатьләре, экологик викториналар, китапханә белән таныштыру һәм мастер-класслар оештырылды. Барлык чараларның төп шигаре : «Гаилә укый - ил укый».

«Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы»н ачуда китапханәче бәйрәмнең беренче тапкыр 1943 елның язында Мәскәүдә уздырылуы турында сөйләде. Бәйрәмнең исемен рус язучысы һәм сценарист Лев Кассиль уйлап тапкан. Авыр сугыш елларында балаларның күңелен күтәреп җибәрү, аларны рухларындыру максаты белән 1943 елның 25 мартында балалар язучылары белән очрашу оештыралар. Биредә Самуил Маршак, Корней Чуковский, Лев Кассиль, Агния Барто, Сергей Михалков кебек атаклы язучылар катнашалар. Алар балаларга үзләренең шигырьләрен сөйлиләр, әсәрләреннән өзекләр укыйлар, үз иҗатлары турында фикерләре белән уртаклашалар, балаларның сорауларына җавап бирәләр, күңелле әдәби уеннар үткәрәләр. Бәйрәм бары бер көн генә була.

Халыкара урман көненә багышланган «Табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт» экологик викторинасында балалар табигать дөньясына сәяхәт ясадылар, табигатьне һәм экологияне саклауда кешенең нинди роль уйнаганын белдерделәр. Укучылар әти-әниләре белән бергә экологик викторина сорауларына актив җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр, табигатькә сакчыл караш, хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау турында сөйләделәр. Чараларда яшь китап укучылар әдәби викторинада катнаштылар, әкиятләр, тылсым һәм искиткеч геройлар дөньясына чумдылар.

«Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» китап белән тылсымлы онытылмас аралашу вакытын истә калдырды. Китапханәдә игелекле һәм тылсымлы китаплар белән очрашулар дәвам итә.

15-2Гөлфара ГАРИПОВА,
Төмән районы, Ямбай авылы.
Рәсемдә: китапханәдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836