Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Күңел җылысы сугарылган челтәрләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугышчыга йоннан кул белән оек бәйләү ул реаль җылылык кына түгел, аның күңелен күтәрү. Ул оек мәхәббәт һәм дога белән бәйләнгән. Аны солдат аягына кисә, өйдә зарыгып хатын-кыз кайгыртучанлыгын тоячак.

Март азагында Түбән Тәүде районының ярдәмчел шәфкатьлелек тудыручылары һәм ветеран чик сакчылары берләшмәсе катнашучылары махсус хәрби операция үткәрү зонасына инде гуманитар йөкнең 59 нчы партиясен озаттылар. Муниципалитет халкы тарафыннан ике тонналап иң кирәкле әйберләр җыелды. Берләшмә җәелә: аңа Урта Тарман, Киндерле, Кунчур гражданнары актив ячейкалары кушылды.

Киндерле урта мәктәбендә 40 елдан артык балаларга белем биргән ветеран укытучы, бүгенге көндә авылда хат ташучы вазифасын башкаручы Рәсимә апа Хәбибуллинадан гуманитар ярдәм җыю турында сораштык.

15-44

- Фронттагы ир-егетләребезгә мәдәният йорты бинасында коридорда 2 ел инде маскировка лау челтәрләре бәйлибез. Посылкалар җибәрәбез, алар солдатларга барып ирешә, рәхмәт әйтәләр. Акчаны пенсионерлар бирә.

Түбән Тәүдедән тукыма сатып алып кайтабыз. Аны кисеп челтәрләр бәйлибез. Үзебезнең счетыбыз юк, ул булса финанс як җиңелрәк хәл ителер иде. «Түбән Тәүде районының ярдәмчел шәфкатьлелек тудыручылары һәм ветеран чик сакчылары» берләшмәсе аша эшлибез. Элекке хәрби комиссариат бинасында хәйрия эшләрен үтәүче волонтер хатын-кызлар оештыру яктан булышалар. Тәҗрибәң булмаса, башлап җибәрү авыр.

Күңел җылыларын бөркеп, йомшак куллары белән челтәр бәйләүче, посылкалар хәстәрләүче иң актив хатын-кызларның исемнәрен әйтәсе килә. Алар арасында пенсионерлар да, хезмәт итүчеләр дә бар. Вакыт табып җиңүне тизләтүгә өлеш кертү өчен бирегә ашкыналар. Алар – Алсу Латыйпова, Нурия Ногманова, Разия Сабитова, Нурания Бакиева, Фирзинә Краморова, Гөлназ Сабитова, Диана Әсәдуллина, Фәзилә Гильманова, Зәнфирә Айтумбитова.

15-45

Бухариннан Фәрханә Юртаева эрләнгән җеп бирде, ә Мәгъфирә апа Гайсина аннан оеклар бәйләде. Бухаринның Гөлүсә Фәйзуллина үзе бәйләп 8 пар оек, кибеттән калынны 8 парны сатып алып китерде. Диана Әсәдуллина шушы бинадаэшли. Хезмәтен тәмамлаганнан соң, кайтып китми, еш челтәр бәйләргә кала. Зәнфирәнең улы, абыйсы, энесе МХОдә катнашалар. Ул исән-сау кайтуларына өмет баглап теләкләр теләп челтәр бәйли.

Мәктәп коллективына кайчан гына мөрәҗәгать итмә, укытучылар да, укучылар да килеп бәйләп китәләр. Кызларның барысына да, мәктәп коллективына да зур рәхмәт.

Безнең бер генә теләк: ир-егетләребез җиңү яулап исән-имин туган җирләренә кайтсыннар, дөньялар тыныч торсын! – дип сөйләде Рәсимә Гарифулла кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Рәсемдә: челтәр үрүчеләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836