Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Казанда «Корстон» бинасында Татарстан язучылар берлегенең ХХ корылтае булып узды. Өлкәбездән шәрәфле кунак булып мин дә катнаштым.
Татарстан Республикасы язучылар берлегенә мине ике ихтирамга лаек шәхес китерде: әдәбият галиме, тәнкыйтьче, тюрколог-ориенталист, педагог, дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары авторы, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов һәм Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин. 2007 елда алар миңа рекомендация яздылар.
26 мартта Татарстан Милли китапханәсендә Якутиядә якут телендә чыккан «Хәзерге заман татар балалар әдәбияты антологиясе»н һәм Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында дөнья күргән башка китапларны тәкъдим итү кичәсе булды.
Икенче көнне корылтайга җыелдык. Президиумда урын алучылар арасында Республиканың Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, берлекнең җитәкчесе Ркаил Зәйдулла бар иде.
Ркаил Зәйдуллинның хисап докладын һәм тагын мөхтәрәм шәхесләрнең докладларын тыңлагач, төп мәсьәләгә - киләсе 4 елга берлекнең рәисен сайлауга күчтек. 213 кешенең 194е тавыш бирделәр. Аның 167се Ркаил Рафаил улына ышаныч белдерде.
Корылтай эше Ркаил Зәйдулланың рәхмәт ирештерүләре, киләчәктә «әле безнең җыр җырланмаган» сүзләре белән йомгакланды.
Резолюция кабул ителде, анда минем фикерем дә кертелде: «Төмән өлкәсе талантларга бай, шигърият, проза, хәтта драматургия (Мәхмүт Абдуллин) өлкәсендә дә каләм тибрәтүчеләр бар. «Әдәби Төмән» түгәрәге 20 ел халыкка хезмәт итә. Берничә кешене язучылар берлегенә тәкъдим итеп кертергә кирәк». Бу фикер резолюциягә язылды.
Хәнисә АЛИШИНА,
филология фәннәре докторы, профессор.
Төмән шәһәре.