Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Безнең әтиебез - Баһаветдин Замалов Яркәү районы, Олы Кызылъяр авылында 1923 елның 12 ноябрендә туа. 17 яше тулгач, 1942 нче елда ул фронтка китә. Гаилә архивында сакланган документларга карасаң, ефрейтор Баһаветдин Сираҗетдин улы илебезнең Көнчыгыш чиген саклаган. Ул 754 укчылар полкы составында зенит пулеметлары наводчигы булган. 1945 елның августыннан сентябрьгә хәтле японнарга каршы сугыша. Туган йортына бары 1947 елның көзендә генә кайтып төшә. Ватан сугышы тәмамланганнан соң, совет дәүләте өчен яңа чор башлана.
Илебезне, җимерелгән шәһәрләрне, завод-фабрикаларны торгызырга кирәк була. Шул сәбәпле, Баһаветдин Замалов сугыштан туры Чиләбе металлургия заводына эшкә җибәрелә, анда ике ел буена эшли. Туган авылына кайткач, «Рассвет» совхозында терлекче була. Фидакарь хезмәте өчен ул «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзының Югары Советы Президиумы карары буенча 2 нче дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» ордены һәм япон империалистларына каршы сугышта катнашканы өчен «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.
Без, әти белән әнинең 9 баласы, аларның хәтеренә тугры булып, кадерлеләребез турындагы истәлекләребезне бала-оныкларыбызга җиткерергә тырыштык.
Кәримә АБДРАЗАКОВА, Яркәү районы, Кызылъяр авылы.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).