Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Вагайда Ураза бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай район үзәгенең “Магас” кафесында зур тантана – Ураза бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Бирегә һәр төбәктән, якын-тирә авыллардан килгән кунаклар җыелдылар. Алып баручы Асия Зимагулова Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, мөфти Тәлгать Таҗетдин, өлкә губернаторы Александр Моор һәм Вагай башлыгы Сергей Сидоренконың котлау хатларын укыды.

Шулай ук килгән кунаклар да котлауларын халыкка ирештерделәр. Бу мәҗлестә Рамазан аенда ураза тоткан мөселманнарны тәбрикләп, киләсе елларга ураза тотучылар тагын да күбәер дип өметләрен белдерделәр.

Күп җылы сүзләр махсус хәрби операциядә катнашучылар турында булды, исән-имин, дошманны җиңеп кайтсыннар дигән теләкләр теләделәр.

Чарада мәчет эшләре турында да сүз барды. Спонсор Дамир Алимбаев хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде, озак калмый үз мәчетебездә мәҗлесләр үткәрербез, намазлар укырбыз, диде.

Соңгы сүзне Руфат Рамазанов алды, “Магас” кафесының хуҗасына, ашлар пешерүче хатын-кызларга барысына да рәхмәт сүзләре белдерде.

Аннары Коръән укып дога кылдылар. Кайнар аш, пылау, җимешләр тулы өстәлләр артында исәнлек-саулык теләп, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Тания АЙБАТОВА,
Вагай районы, Индәр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836