Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Халык җәүһәрләре» безне берләштерде

последние и лучшие новости искусства в мире

Казанда узган халыкара милли–мәдәни «Халык җәүһәрләре» фестивалендә Тубыл шәһәренең танылган җырчысы, себер-татар мәдәният үзәгенең «Балкыш» балалар ансамбле җитәкчесе Нәҗия Хәкимова Лауреат дипломы белән бүләкләнеп кайтты. Бу бәйгегә 300дән артык гариза килгән. Катнашучылар арасыннан жюри әгъзалары 20 лауреатны билгеләгәннәр. Алар арасында Тинчурин театрының сәхнәсеннән мондый зур бүләкне алган Ваһапов фестивале лауреаты, Тубылдан катнашучы Нәҗия Фәттах кызы шатлыклы хәбәре белән уртаклашты.

«Мин мондый зур бәйгедә катнашып лауреат дипломына лаек булырмын дип көтмәгән идем. Тинчурин театры сәхнәсендә татарлар өчен горурлык хисләре кичердем. Олысы-кечесе татарча сөйләшә, аралаша, татар моңы еракларга агыла. Мин бәйгедә себер татар халык җыры «Сәйни Сәйнәп»не җырладым. Җырымны башкарганда ике танылган, талантлы аккомпаниатор баянда уйнадылар. «Халык җәүһәрләре»нең гала-концерты гөрләп узды. Жюрида Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова да булды. Казан, Мәскәү, Удмуртия, Чувашия, Кытай, Түбән Новгород, Свердловск өлкәсе, Марий Эл, Пермь крае, Татарстан шәһәрләреннән, Башкортостан, Үзбәкстан, Казахстан, Ульяновск өлкәләреннән җыр коллективлары, ансамбльләр, хор чыгышларын тыңладык, биюләрне сокланып карадык. Татар көе, моңы, халык җырлары катнашучыларны берләштерде. Татар сәнгате, мәдәниятебез, телебез өчен горурланып кайттым. Үзебезнең эшебездә яңа максатлар куеп, бердәмлектә эшләргә язсын дигән теләктә калам.

15-43-26

Бу бәйгедә катнашуда миңа этәргеч булган дусларыма, якыннарыма, коллегаларыма рәхмәтләремне юллыйм. Ихлас күңелемнән Бөтендөнья татар конгрессына, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйровка, өлкә татар конгрессы рәисе Зилә Юсуповага эшләрендә уңышлар телим. Оештыручылар, безнең белән эшләгән, катнашучыларга хөрмәт күрсәткән артистлар күңелемдә җылы хисләр калдырды. Ваһапов фестивале яңадан талантларны барлады, яшьләргә үрнәк булды, халкыбыз талантларга бай булганын күрсәтте. Оештыручыларның хезмәте бәяләп бетергесез», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: бүләкләүдә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836