Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Кол Шәриф»тә намаз

последние и лучшие новости искусства в мире

Казанга баргач, «Кол Шәриф» мәчетенә җомга намазына барырга насыйп булды.

Җомга көненә дә карамастан, Казанның иң төп мәчетендә халык күп түгел иде. Үзенчәлекле «нур» булды, атмосфера үзе тыныч кына тыңларга һәм намаз укырга мөмкинлек бирде.

Миңа вәгазьнең татарча алып барылуы ошады, аны Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары һәм «Кол Шәриф» мәчете имамы Илфар Хәсәнов үткәрде. Ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгърифәтчелек проектларында катнашкан актив дин эшлеклесе буларак билгеле.

Илфар хәзрәт үзенең вәгазендә ураза тотуның дөрес булуы, бу чорда башкарыласы мөһим эшләр һәм изге гамәлләрне арттыруның әһәмияте турында җентекләп сөйләде. Ул Рамазан аенда рухи чистарыну һәм үсешнең аерылгысыз өлеше буларак файдалы эшләр башкару идеясенә аерым игътибар бирде.

Мәчеттә үзенчәлекле атмосфера һәм яктылык хөкем сөрә иде, һәм мин «Кол Шәриф» мәчетенә нәкъ шул көнне килеп эләгүемә бик шат идем.

Казанга һәрвакыт килеп, биредә күпме мәчет булуына шатланам. Әлхәмдулиллаһ! Татарстан дин тотучылар өчен күпме мөмкинлекләр ача. Биредә мәчетләр, мәдрәсәләр, ислам югары уку йорты, мөселман кибетләре күп, шулай ук илебездә исламны үстерү өчен билгеләнгән проектлар һәм вакыйгалар еш үтә.

Республикада динне үстерү эшенә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә зур өлеш кертә. Ә быел Казан бөтен Ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп тә сайланды һәм май аенда ел саен уздырыла торган «Россия — ислам дөньясы: KazanForum» форумында Татарстан башкаласында бик күп чаралар узачак.

Гөлназ Усманова, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836