Май 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Түбән Тәүде округы, Тарман урта мәктәбендә үзенчәлекле һәм бай тарихлы музей эшләп килә. Бүгенге көндә биредә 1000нән артык экспонат тупланган, аларның һәрберсе туган ягыбызның үткәне, мәдәнияте һәм кешеләре турында сөйли.
Музейның җаны һәм фидакарь җитәкчесе - Нурия Юмачикова. Аның җитәкчелегендә музей мәктәп тормышының гына түгел, ә авылның мәдәни үзәгенә әверелде. Нурия Варис кызы укучыларда тарихи хәтерне саклау, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт тәрбияләү юнәлешендә зур хезмәт куя.

Экспозицияләр арасында борынгы көнкүреш әйберләре, сирәк очрый торган документлар, сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәхси әйберләре бар. Бу байлык яшь буынга үз тамырларын онытмаска ярдәм итә. Тарман мәктәбе музее — тарихыбызны киләчәккә илтүче якты бер көзге ул.
Лилия НИГЪМӘТУЛЛИНА, Түбән Тәүде округы, Тарман авылы.
Рәсемдә: Нурия Юмачикова музейда.