Түбән Тәүде округының Андрюшино авылында үзгәрешләрне бик озак көттеләр. Бер ел элек модульле ФАП төзегәннәр. Ә узган елның сентябрендә яңа медицина пунктында Җәмилә Кәримова эшли башлаган. Төмән округында ашыгыч ярдәм күрсәтүдә 8 ел тәҗрибә туплаган, ә йөрәгендә - авыл җирендә үз кеше булу теләге.
Түбән Тәүде округы хакимияте фельдшерны авылда озакка калдыру өчен бөтен шартларны тәкъдим итте: шунда ук төзекләндерелгән йорттан ачкычлар тапшырды.
Хәзер Җәмилә Әхмәт кызы фельдшер гына түгел, фельдшер‑акушерлык пункты мөдире дә. Аның карамагында — дүрт бүлмәдән торган тулы бер мини‑медүзәк: монда кабул итү кабинеты да, процедура, прививка кабинетлары да, хәтта даруханә пункты да бар.
Биредә күбесенчә эшкә яраклы яшьтәге 503 кешегә хезмәт күрсәтелә. Аңа шулай ук якындагы авыллар — Девятково, Антропово, Еремино һәм Черепаново халкы беркетелгән.
«Минем тормыш фәлсәфәм гади: «баш тарту» — безнең сүз түгел. Моны барысына да җиткерү өчен, без мессенджерда чат эшләтеп җибәрдек. Анда диспансеризация турында да искә төшерәм, вакцинациягә дә чакырам. Авыл халкы бездә аралашучан, әмма ахыргача авырту «үзеннән-үзе бетәр» дип өметләнәләр. Минем бурыч - профилактика аларның батырлыгыннан мөһимрәк икәненә ышандыру», - дип сөйләде фельдшер Җәмилә Кәримова.
Бу ФАП - «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыруның ачык мисалы.
Төмән өлкәсенең сәламәтлек саклау департаменты төркеменнән.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).