Хыялы - ит һәм сөт продукциясе күләмен арттыру

последние и лучшие новости искусства в мире

 

Өлкәбезнең районнарында эшләп килгән крестьян-фермер хуҗалыкларына грант ярдәме белән булышу – губернатор Александр Моор хәл иткән мәсьәләләрнең берсе. 
Авыл хуҗалыгында бизнесны үстерүдә беренче адымнарны ясаучыларга региональ «Агростартап» программасы бар. Бу программа «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты рамкасында 2018 елдан бирле яшә килә. Крестьян-фермер хуҗалыгына хайван, җир, техника, авыл хуҗалыгы объектларын төзү өчен бирелә торган грант бу.

2021 нче елда өлкәбездә эре мөгезле терлек үрчетүче 5 фермер шушы грантны алдылар. Грант өчен федераль бюджеттан 6 млн. һәм өлкә бюджетыннан 15 млн. акча бүленде. Дәүләт грантын алган фермерлар арасында Вагай районы Казанлы авылыннан Ришат Саликов та булды.
Ришат Шәбик улы авыл тормышын бик яхшы белә, 20 елга якын авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Гаилә кору белән, үзенең беренче сыерын, аннан атын, сарыкларын, тавыкларын булдыра. Авылда яшәгәндә, сыер асрамыйча булмый ул, дип саный Ришат. Ит һәм сөт, эремчек һәм каймак һәрвакыт өстәлдә. 
Әлбәттә, армый-талмый, баш күтәрми эшләргә туры килә: җәен – печән эшләүләр, мал-туарны туендыру, көзен – кырадан печән ташулар. Иртә-кич су эчерергә, печән салырга, савып алырга, сөтне эшкәртергә, эремчеген кайнатырга кирәк.

Ришат бу эшләрнең барысын да үзе генә башкарып чыга алмас иде. Һәрвакытта Ришатка хатыны Лиана һәм балалары булышалар. 

Крестьян-фермер хуҗалыгының төп юнәлеше – сөт бирә торган сыерларны үрчетү. Хәзерге көндә 13 сыер, үткән елгы 10 бозау, яңа туганнары - 7, 3 атлары бар.

Дәүләт программасы буенча Ришатның счетына 3.6 млн. акча күчерелә. Шул акча һәм гаилә бюджеты исәбеннән МТЗ-82 «Беларус» тракторы, ротор чапкычы, тырмалау техникасы, төягеч, пресс-җыйгыч кебек техникалар сатып алына. Калган акчага «Желнинский» авыл хуҗалыгы кооперативыннан тере авырлыклары 220 сумнан исәпләнгән 1 млн 300 мең сумга чыккан яхшы нәселдән булган 13 тана сатып ала. 

Эш урыннары белән проблема килеп чыкмый. Көненә ике тапкыр сыерларны савып, сепаратор белән каймак аертучы, барлык продукцияне сатучы хатынын эшкә урнаштыра. Өлкән абыйсы Мөхәммәт тә эш белән тәэмин ителә, ул хайваннарны карый, печән әзерләшә. Хуҗалыкта һәркем үз урынын таба.

Хайваннарны көтүгә алып чыгу һәм печән әзерләү өчен 16 гектар җир арендага алына. Хәзерге көндә бу мәйдан киңәйтелгән: 30 гектар җирдән тора. 
Бүгенге көндә кечкенә бозауларның сыерлар белән бергә торулары сәбәпле, Лиана Борис кызы бозаулардан калган 20 литр сөттән ике көнгә бер мәртәбә сатыр өчен өч литр каймак аертып ала, өч килограмм эремчек кайната, оетылган катык, акмай ясый. Уртача гаилә бюджетына ике мең сум акча кереп тора. Хайваннарга витамин өстәмәләр, азык, автомат саву аппараты, суыткыч алына.

Ришат һәм Лиана Саликовлар өч кыз һәм бер малай тәрбиялиләр. Өлкән кызлары Илсөяр ике ел элек мәктәпне тәмамлады, татар теле буенча олимпиадаларда катнашты. Икенче кызлары Илнара быел 9 сыйныфта уңышлы укып тора, өченчеләре Милана да 7 сыйныфта тырышып укый. Иң кече малайлары әле мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә йөри. Гаиләләре дус, тату, бердәм. Матур өй дә төзеп чыктылар. Укучыларыбыз Ришат белән Лиана мәктәптә дә тырыш, акыллы, сабыр холыклы, тыйнак иделәр. Ришат моңлы тавышы белән үзе гармунда уйнап һәр бәйрәмдә матур татар җырларын башкара иде.
Максатчан егет Ришатның киләчәктә ит һәм сөт продукциясе күләмен арттыру, авылда эш урыннарын булдыру теләге тормышка ашсын иде.

Асия ЗИМАГУЛОВА, 
Вагай районы, Казанлы авылы   

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума