Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Саваплы эш

последние и лучшие новости искусства в мире

Ураза бәйрәме алдыннан Ялутор районы, Аслана авылы мәчетендә өмә уздырылды. Билгеләнгән көнне кирәкле эш коралларын алып, авылның битараф булмаган кешеләре һәм укучы балалар мәчет тирәсенә җыелдылар. Нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында сөйләшкәннән соң, хатын-кызлар мәчет эчендә җыештыру үткәреп, тәрәзәләрне, стеналарны, идәннәрне юдылар. Ир-атлар белән балалар мәчет территориясендәге чүп-чарны җыештырдылар. Өмәдә катнашучыларның һәрберсе уртак һәм бу саваплы эшкә үз өлешен кертергә тырышты.

18.2

Бу турыда безгә хәбәр итүче Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: «Мәчет тирәсендә дустанә атмосфера хөкем сөрде, авылдашларым уен-көлке,  шаярулар, күңелле кәеф белән эшләделәр. Форсаттан файдаланып, әлеге игелекле акциянең оештыручы Рәүфәт Аллаяровка халыкны җыеп, изге эш башкарганы өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде. Шулай ук ул авылдашларының Ялутор районының 100 еллыгына багышланган «100 игелекле эш» район акциясендә һәм «Без бергә!» фестивалендә катнашулары турында да сөйләп үтте.

- Апрель аеның уртасы Күлавыл, Кактамак, Аслана авылларында яшәүче берничә гаилә өчен уллары, ирләре һәм әтиләре белән күптән көтелгән очрашу булды. Махсус хәрби операциядән мобилизацияләнгән сугышчылар кыска вакытлы ялга кайттылар. Шул сәбәпле, бу авылларда тантаналы очрашулар оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Хәйрәт Юртлыбаев авыл депутатлары белән бергә ялга кайтучыларның өйләренә барып, шатлыкларын уртаклашып, бүләкләр тапшырдылар. Без егетләребезгә, аларның гаиләләренә сәламәтлек, иминлекләр телибез. Егетләребез гаиләләре белән бергә ял итеп, көч тупласыннар, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836