Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкә хәрби комиссариаты хезмәткәрләре дә гуманитар ярдәм җыю эшендә актив катнаштылар. Халык һәм үзләре җыйган көндәлек кирәк-яраклар, аш-су һәм исемлек буенча алынган 40 меңлек сәламәтлек саклау өчен чараларны Курск өлкәсенә озаттылар да инде.
Шулай ук маскировкалау челтәрләре әзерләүдә дә ярдәм итәләр. Ел башыннан 9 челтәр ясаганнар. Дәвалау препаратлары белән 3 посылка булдырылган. Комиссариатның беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Мөнирә Җамалетдинова (рәсемдә сулда)җитәкчелегендә болар барысы да тупланып, 4 гуманитар ярдәм тиешле урыннарына барып та җиткән. Егетләрдән җылы рәхмәтләр дә алганнар. Оешма «Православная Тюмень Донбассу» һәм «Прикроем своих» иҗтимагый хәрәкәтләре белән бергә эшли.
«Ил төкерсә - күл була», - дигәннәр борынгылар. Бердәм булсак, теләсә нинди авырлыкны да җиңеп чыгарбыз. «Без бер уртак эш эшлибез – фронтка ярдәм итәбез! Егетләребез исән-сау җиңеп кайтсыннар», - диләр алар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.