Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Өлкәннәргә карата тирән ихтирам, сабыйларны ихлас ярату һәм тату гаилә төзү - татарларның яшәеш таләбе. Туганлык дәрәҗәсе үзенчәлекләре - ерак һәм якын туганлык - татарлар өчен шартлы нәрсәләр. Бер-берең өчен җаваплылыкны һәм үзара ярдәмләшүне якын кешеңә карата изге бурыч итеп аңлау шуннан килә. Гаилә бәйләнешләренең ныклыгы гореф-гадәтләр ныклыгын да билгели.
Өлкәннәрнең шәхси үрнәге - үсеп килүче буын өчен иң күркәм тормыш сабагы ул. Бу сүзләр һәм таләпләр бигрәк тә Алтынбикә һәм Борис Фәттаковларга туры килә. Алар Вагай районы, Кече Уват авылында яшиләр. Ике ир малай һәм бер кыз үстерделәр. Олы уллары Мөхәммәтчан гаиләсе белән Салехард шәһәрендә, ә кызлары Эльза Тубыл шәһәрендә, икесе дә берәр кыз һәм берәр ул тәрбиялиләр.
15 март көнне Борис белән Алтынбикәнең кече уллары Фәрит һәм киленнәре Зөлхәйдәнең туйлары гөрләп узды. Оста тамада Наталья Майер 130дан артык кунакка эч пошырып, тик утырырга вакыт бирмәде. Туй бик күңелле үтте.
Егет белән кызны котлап алганнан соң, әтиләре белән әниләргә бурычлар куелды. Балаларын котлап, кунакларны хөрмәтләп матур биюләр белән каршы алдылар, һәрбер кунакка бүләк биреп тә өлгерделәр.
Яшьләр турында аерым әйтеп китәсем килә: килен - Зөлхәйдә Алик кызы кече яшеннән табиб булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлап, Тубыл медицина көллиятендә шәфкать туташы бүлегенә укырга керә. Укып чыгу белән Вагай хастаханәсендә хезмәт юлын башлый. Хәзерге көндә ул Тубыл шәһәрендә эшли. Ә Фәритебез бик тырыш, уңган гаилә башлыгы.
Татар туйлары - гади кичә генә түгел, ә мәхәббәт һәм гаилә коруның беренче адымнарын шатланып, туганнар белән уртаклашып үткәрү. Без бу шатлыклы вакыйгада катнашуыбызга бик бәхетле. Яшьләребезнең бәхете - безнең бәхетебез. Туйга чакырулары өчен зур рәхмәт!
Агытбаш авылында яшәүче кода-кодагыйлар Алик Али улы белән Зөлфия Халик кызын һәм Кече Уватта яшәүче Борис Мөхаммәтчан улы белән Алтынбикә сеңелем гаиләләрен сөю берләштерде.
Мәгрифә апагыз ИМАНОВА,
Вагай районы, Усак авылы.
Рәсемдә: Фәттаковлар гаиләсе.