Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Нуртдин Ибраһимов: «Чик һәрвакыт синең белән»

последние и лучшие новости искусства в мире

Кырынкүл микрорайонындагы «чик буе заставасы»нда тормыш төнлә дә туктамый. «Шуңа застава да кирәк. Чик сакчысы — күңел халәте ул. Хезмәттән соң кеше кайда гына булмасын, чик һәрвакыт аның артыннан килә», - дип билгеләп үтә «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов.

Чиксез застава

Нуртдин Ибраһимов «Вахш» чик буе заставасы начальнигы вазифасын үти, Әфган-совет чиген саклый. Хәрби хәрәкәтләр ветераны Төмәнгә кайткач, эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе була. 1997 елда чик сакчылары ветераннары оешмасы барлыкка килә һәм Нуртдин Нурылхак улы шунда ук активистлар сафына кушыла, бераз соңрак идарәне җитәкли.

Ел саен «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» оешмасы төбәктә патриотик чаралар үткәрә: митинглар, музей күргәзмәләре, яшьләр һәм мәктәп укучылары белән очрашулар, «Граница» хәрби-спорт уены, хәрби-патриотик һәм чик буе җырлары конкурсы. Дүрт ел ветераннар Төмәннән махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөкләр җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнәләр. Бу эштә оешма хакимият органнарына терәк булды. Чик сакчылары төбәкнең 54 волонтер берләшмәсе эшчәнлеген координацияли, алар МХО зонасындагы сугышчыларга һәм аларның тылдагы гаиләләренә ярдәм итә.

17-7-26

Гуманитар йөк фронтка ай саен чик сакчылары паркыннан китә. Әгәр МХОнең беренче айларында иң кирәкле 2-3 йөк машинасы җыелса, соңгы елларда һәр ай саен 10-13 фура җибәрелеп тора.

Мондый зур һәм җаваплы эшне оешма үзе хәрбиләрчә төгәл һәм тиз эшләсә генә башкарып була. «Безнең өч филиалыбыз бар — Түбән Вартада, Ханты-Мансийскида, Урайда һәм Төмән өлкәсенең көньягы буенча 26 район һәм авыл бүлекчәләре. Бу 1,5 меңгә якын кеше, - дип сөйли Нуртдин Нурылхакович. - Өч дистә ел эчендә хакимият органнары белән төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү буенча зур тәҗрибә тупланды. Мөгаен, шуңа күрә махсус операция башланганнан соң ук, төбәк хөкүмәте мөһим бурычларны хәл итүне нәкъ менә безгә тапшыргандыр».

Барысы да фронт өчен

Эш дәүләт программаларыннан тыш дәвам итте. Чик сакчылары ветераннары оешмасы тирәсендә волонтерлык төркемнәре җыела башлады, алар сугышчылар өчен кирәкле бөтен нәрсәне җибәрергә ярдәм итте. Луганск Халык Республикасында Төмән өлкәсеннән китерелгән йөк өчен складлар барлыкка килде. Оешма әгъзалары фураларны үзләре озата баралар, аларны Краснодонда бушаталар. Хәрби хәрәкәтләр зонасына кирәклесен юнәлтү өчен өчәр ай кизү торалар. Бу эштә йөзгә якын ветеран чик сакчысы катнашкан.

- Без хәрби бүлекчәләрдән гаризаларның бердәм базасын төзибез. Аларны эшмәкәрлек бергәлеге һәм ирекле берләшмәләр, шул исәптән Төмән өлкә Думасы һәм Төмән шәһәр Думасы волонтерлык үзәкләре, партия оешмалары, гомумроссия Халык фронтының төбәк бүлеге белән берлектә башкарабыз, — дип сөйли Нуртдин Нурылхакович. - Без оешмалар эшенә керешмибез. Гаризада конкрет пунктны үтәү өчен төркемнәрнең һәркайсы башкарып чыгу өчен барысын да эшләячәген беләбез. Хатын-кызлар җылы киемнәр тегәләр һәм бәйлиләр, маскировка ятьмәләре үрәләр, коры ашлар әзерлиләр. Алар алгы сызыктагы сугышчыларга һәм госпитальдәге яралыларга кирәкле бөтен нәрсәне җибәрәләр.

Төмән эшмәкәрләре кирәкле техника сатып алуга акча бирә һәм транспорт чыгымнарын түли. Оешмалар һәм предприятиеләр хәлләреннән килгәнчә фронтны барысы белән дә тәэмин итәләр. Мәсәлән, Винзили керамзит гравий заводы машиналарны шартлаулар вакытында саклый торган резина транспортер ленталарын тапшыра. Пилорама саклау корылмалары төзү өчен такталар җибәрә. Социаль учреждениеләрдә исәптән чыгарылган раскладушкалар, матраслар, мендәрләр, юрганнар җибәрәбез…

Кырынкүл чик сакчылары паркы мәйданында җыелып торган тралларның йөкләнеше бик тәэсирле күренә. Төяүдә безнең Ватанны саклаучыларга битараф булмаган төрле яшьтәге кешеләр катнаша. Һәм һәркем нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен белә, - дип билгеләп үтә җитәкче. - Йөкләрне берничә юнәлештә туплыйбыз: Курск, Белгород, ЛНР, ДНР, Запорожье. Төмән югары хәрби-инженер команда училищесы курсантлары төяүдә дә ярдәм итә. Бу, әлбәттә, гаять зур хезмәт. Һәрбер юлга озату вакытында уртак эшкә тугры булган волонтерларны һәм хәйриячеләрне тантаналы рәвештә билгеләп үтәбез: хәрби бүлекчәләрдән Рәхмәт хатлары һәм «МХОгә ярдәм иткән өчен» медальләре тапшырабыз. Иҗтимагый бүләкләрне төбәкнең өч меңгә якын кешесе алды инде. Моннан тыш, елга ике тапкыр иң яхшы волонтерларны хөрмәтлибез.

2017 елдан оешма «Төмән өлкәсе чик сакчылары» китапларын чыгара, анда үз эше турында җентекләп сөйли. Дүртенче том тулысынча МХО белән бәйле эшчәнлекне яктырта. Шулай ук фронтка ярдәм итүгә багышланган бишенче китап матбугатка әзерләнә. «Без берләшәбез, чөнки безнең бурыч бер: безгә җиңү кирәк!» - ди Нуртдин Ибраһимов.

Буыннар хәтере

- Укучылар белән эшләү безнең оешманың иң мөһим юнәлешләренең берсе булды һәм булып та тора, — дип сөйли Нуртдин Нурылхак улы.

- Иҗтимагый оешма 2010 елдан башлап грантлар акчасына һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә иң әһәмиятле һәм масштаблы чараларның берсе - «Граница» хәрби-спорт уены үткәрә. Җиңүчеләр Волгоградка, Севастопольгә бардылар, Кырымда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә булган вакытлар да булды.

Безнең чараларны өлкә Думасы депутатлары һәрвакыт хуплады, - ди Нуртдин Ибраһимов. - Бу чакырылышта безнең Юрий Баранчук, Наталья Шевчик, Владимир Фомин, Лариса Цупикова, Николай Савченко белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнашты. Быел да «Граница» хәрби-спорт уенын уздырып булыр дип өметләнәбез.

Тарихи хәтерне саклау һәм яшь буыннарга Ватанга хөрмәт һәм горурлык тапшыру өчен Кырынкүл микрорайонында ветеран чик сакчылары инициативасы белән чик сакчылары паркы барлыкка килгән. Биредә илнең тарихы һәм чик буе хезмәте белән бәйле берничә мемориал һәм истәлекле композицияләр урнаштырылган. Май ахырында биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Бурыч — Ватанга, Намус — беркемгә дә!» һәйкәлен ачарга планлаштыралар. Эскизны чик сакчылары үзләре эшләгән. Алар 1,6 миллион сум җыя алган, шул исәптә өлкә депутатлары акчалары да. Әзерләү эше башланган инде. «Без бу эшне мөһим дип таптык. Безнең оешма әгъзалары арасында 4 ел эчендә МХОдә 45 кеше һәлак булды. Алар безнең «Үлемсез застава» исемлеген тулыландырдылар», - дип билгеләп үтте җитәкче.

Оешма әгъзалары һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерергә тырышалар. Ветеран-чик сакчылары инициативасы буенча Төмәннең 16 урамы махсус операция геройлары исемнәрен алган. Березняковский микрорайонында тагын ике урамга исем бирелгән: Батырлык ордены белән бүләкләнгән Алексей Дементиев һәм Жанат Алимов хөрмәтенә (үлгәннән соң). Күптән түгел иҗтимагый оешма заказы буенча Авдеевка янында батырларча һәлак булган спецназ командиры, якташыбыз Жанат Алимов турында фильм төшерелде.

Югары бәя

Узган ел оешма Россиядә һәм БДБ илләрендә чик буе хезмәте ветераннарының иң яхшы оешмасына халыкара конкурста беренче урынны яулады.

Хәйрия һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышлары өчен аның коллективына Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте белдерелде. Төбәк губернаторы Александр Моор Хөкүмәт телеграммасы белән коллективны югары дәүләт бәясе белән котлады.

Иҗтимагый оешма коллективына махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына зур өлеш керткәне өчен РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Артем Жога исеменнән рәхмәт бирелде.

— Безнең уңышыбызның сере - системалы эштә. Ә ул инде күптән оешкан. Биш елга бер тапкыр үткәрелә торган иң яхшы оешмага халыкара конкурста без Россия буенча өченче урынны алдык, - дип сөйләде Нуртдин Ибраһимов. — Бездә һәрвакыт төгәл эшчәнлек планы бар, аны үтәргә тырышабыз. Әлбәттә, бу битараф булмаган кешеләрнең булышулары һәм финанс ярдәме аркасында гына мөмкин. Беренче эш итеп өлкә Думасы депутатларына барабыз.

Күптән түгел Нуртдин Ибраһимов һәм төбәк парламенты спикеры Фуат Сәйфетдинов өлкә оешмасы һәм «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк советы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Зур эш дәвам итәчәк. Ул Ватанны һәм тарихи дөреслекне саклау өчен кирәк.

Күңел халәте

- Мин Әфганстанда хезмәт иттем һәм минем сугышчыларымның күбесе Украинадан иде. Без - туганнар, безне уртак тарих, бөек ил бәйләде. Хәзер без төрле якта. Бу гомуми авырту, - дип таный Нуртдин Ибраһимов. Ләкин без ышанабыз, безнең эш хәзер - безнең егетләргә ярдәм итү, бездән торганның барысын да эшләү. Эшне җиңүгә кадәр алып барырга. Чөнки әгәр без хәзер чигенсәк, барысы өчен дә начаррак булачак. Без моны бергә кичерергә тиеш.

Нуртдин Ибраһимов һәм аның ветеран иптәшләре өчен хезмәткә һәм аннан соңгы тормышка бүленү юк, шулай ук фронт белән тыл арасында чикләр дә юк. Аларның «заставасы» бүген - Кырынкүлдәге парк, сугышчылар өчен гуманитар ярдәм белән складлар да, уртак максат өчен чик сакчылары тирәсендә берләшкән йөзләрчә төмәнлеләр дә. Җибәрелгән һәр йөк, мәктәп укучылары өчен үткәрелгән слет, куелган һәйкәл, Герой хөрмәтенә аталган урам — бу чик сакчылары тоткан тагын бер чик. Һәм әлегә бу күңел халәте тере булган саен, без җиңүгә якыная барабыз.

Александра БУЧИНСКАЯ.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).
Рәсемдә: Нуртдин Ибраһимов.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836