Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бүген без Тубыл районының Кутарбитка авылында яшәүче Миркамаловлар гаиләсе турында язып китәргә булдык. Чөнки алар махсус хәрби операциядәгеләргә гаиләләре белән булышалар. Нәкъ менә бары шундый намуслы, чын ватанпәрвәр, киләчәкләрен туган ил язмышыннан башка күз алдына китерә алмаган кешеләр ярдәме белән җиңүне якынайтабыз. Ә андый кешеләр, хәтта гаиләләр тирә-якта бик күп, алар безнең янәшәбездә яшиләр. Олы бүләкләр, бөек исемнәр, көчле алкышлар да көтмиләр. Бары намуслары кушкан, күңелләре теләгән эшне башкаралар...
Маскировка амунициясе кирәклеге турындагы үтенеч белән якташларына сугышчылар мөрәҗәгать иткәч, егетләргә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә әзер торган Альбина Миркамалова тормыш иптәше белән киңәшләшә. Вахта методы белән эшләгән Валерий да ялга кайткан саен хатыны белән көн дә, башка волонтерлар кебек үк, штабка йөри, хатын-кызларга маскировка челтәрләре үрергә булыша. Әлбәттә, ятьмә үрү - кагыйдә буларак, хатын-кыз кулы эше. Әмма бу эштә көчле ир кулы да кирәк бит. Валерий хатынының теләген хуплап, маскировка костюмы үрер өчен агачтан кирәкле җайланманы ясап та бирә. Башта хатынының эшләгәнен карап кына торган булса, соңыннан үзе дә эшкә керешә.
Мондый костюмнардагы сугышчыларны дроннар сизмәскә мөмкин. Егетләребезгә булышу - бу битараф булмаганнарның өлеше. Без үзебез, балаларыбыз үскән җирне, илебезне яратабыз. Һәм киләчәгебез дә элекке кебек якты, тыныч булуын телибез. Безнең мәнфәгатьләребезне һәм кыйммәтләребезне яклаучыларга ярдәм итүне изге эш дип саныйм, – дип әйтә. Актив тормыш позицияле булган Альбина Сабир кызы бу эшләр белән генә канәгатьләнмичә, алгы сызыктагы егетләрнең кәефләрен күтәрү һәм өйдә пешерелгән ризыклар белән сөендерү өчен тәмле сохари да ясый. Мәсәлән, декабрьдә ул 93 пакет, январьда – 96, февраль һәм мартта 100 пакет әзерләрде. Күптән түгел рәхмәтле сугышчылар үзләренең хәйриячеләренә фото һәм рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать җибәргәннәр. «Ярдәмегез һәм күчтәнәчләрегез өчен рәхмәт, рәсемдә алар юк инде, чөнки алар иң беренче булып бетә. Монда, беркайчан да булмаганча, баллы, ниндидер өй ризыгы ашыйсы килә. Сез җибәргән, бер карашка гади күренгән ризыклар, әйберләр, кәефне күтәрү генә түгел, ә сугышчан рухны ныгытырга да сәләтле», - дип язганнар алар хатта. Кичләрен Альбина үзенең фикердәшләре белән волонтерлар штабына маскировка челтәрләре үрергә дә йөри.
Альбина һәм Валерий Миркамаловларның күп балалы гаиләсе Кутарбитка авылында 2003 елда төпләнәләр. Кызлары икесе дә педагоглар. Зур кызлары Юлия - башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм бер үк вакытта мәктәп музее директоры да.
Миркамаловлар гаиләсе авылдашлары өчен генә түгел, һәркем өчен туган ил патриоты, вөҗданлылык өлгесе һәм игелек, гаделлек үрнәге булып яшиләр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.