Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Дин юлында

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкәбездә йөзгә якын мәчет манаралары авылларга ямь өстәп, халыкны Ислам дине өндәгән рухи биеклеккә чакыра. Төмән өлкәсе дини идарәсе булу, «Хикмәт» исемле газета чыгу, «Яңарыш»та аерым сәхифә булу, бихисап дин китаплары сатылу, хәләл ризыклар җитештерүгә йөз тоту – изге юлдагы казанышларыбызның иң саллылары. Дини чаралардан: Хаҗ кылу, Гөмрә хаҗында булу, Ураза һәм Корбан гаетләре, дини йолалар зур хәзерлек һәм ихласлык белән үтә. Ислам юлына басарга теләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылды. Һәр кешенең үзеннән генә тора. 

17-7-25

Яркәү районының Тархан авылында 24 апрельдә Хәмит исемле сөйкемле малай дөньяга килә. Авыл мәктәбендә тырышып укыган елларын әле дә якты хатирә итеп саклый ул. Мәктәпне тәмамлаганлыкка таныклык алу белән Хәмит Алишин Төмән елга училищесына укырга килә. 1972 елда хәрби хезмәткә алына. Язмыш аны Байкал-Амур магистрален (БАМ) төзергә Ерак Көнчыгыш хәрби округына китерә. Тырышлыгы нәтиҗәсендә машина йөртүче һөнәрен дә үзләштерә. Бу данлыклы төзелештән кайткач та, Ялутор совхоз-техникумының механизация бүлегендә механик-оештыручы һөнәрен алып чыга. Белемле, тырыш яшьләрне һәр җирдә хуш күреп каршы алган еллар була ул. «Междуреченский» совхозына эшкә килгәч тә, комсомол оешмасын җитәкләү белән бергә, хезмәт, физкультура, сызым укытучысы вазифасын да ышанып тапшыралар Хәмит Шәүкәт улына.

Гаилә Төмәнгә күчеп килгәч, механизация өлкәсендә эш дәвам итә, Ленин районының эчке эшләр органнарындагы хезмәт тә тормыш сукмакларының бер өлеше булып кала. Заманалар үзгәрә, дингә тартылыш та үзенекен итә: Хәмит Алишин мөселман дини идарәсендә Уфага дини белем алырга юллама ала. Уфа Ислам мәдрәсәсен Тәлгат Таҗетдин үзе җитәкли, гарәп графикасын, ислам нигезләрен, Коръәнне дөрес укырга өйрәтә.

Гаилә башлыгы Тубыл нефтехимкомбинатында, Төмән университетында эшли. Ә инде 2000 еллар башында Төмән өлкә администрациясенә хуҗалык бүлегенә урнашып, шуннан лаеклы ялга да чыга. Тырыш, фидакарь хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеме, күпләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Хәмит Шәүкәт улы лаеклы ялында, мәдрәсәдә алган белемен күтәрү максатыннан, Россия Ислам университетына читтән торып укырга керә. Ул заманда ректор булып эшләгән Ринат Раев аны ике куллап уку бүлегенә кабул итә. Шулай итеп Хәмит Шәүкәт улы дүртенче уку йортын тәмамлап, диплом эшен уңышлы яклап, тагы халыкка җиң сызганып хезмәт күрсәтә.

Бүгенге көндә Төмәндә һәм Төмән районында яшәүче якташлары аңа зур ихтирам белән мөрәҗәгать итәләр. Тархан авылында сугыштан соң барлык кыенлыкларны күреп үскән, авылдашлары белән аларны бергәләшеп ярдәмләшеп кичеп чыккан Хәмит Шәүкәт улы яхшы гадәтләрне генә үзенә сеңдергән, аның характерындагы күркәм сыйфатлар: киң күңеллелек, ярдәмгә омтылучанлык, тыйнаклык, тырышлык, гаилә бәхете өчен тырышу һәр мөселманны бизи.

Мөселман булган кеше үз диненең кадерен белеп, аны башкаларга да - ата-анасына, балаларына, туганнарына, дусларына теләргә тиеш.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836