Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Элемтәче Герой

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Җиңү көненең 80 еллыгына багышлап, ошбу изге сугышта акылга сыймаслык батырлык, геройлык күрсәткән якташларыбыз - бабайларыбыз, абыйларыбыз турында мәгълүматлар эзлибез, табабыз һәм «Яңарыш» газетасын укучылар белән, гадәттәгечә, уртаклашабыз.

Төмән районы, Турай авылында Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшид Әширбәковның 90 яшьлек энесе Хәчиәкбәр абый Нигъмәтуллин белән күрешеп, герой турында тирәнрәк мәгълүмат алырга тырыштым. Хәчиәкбәр абый, олы яшьтә булуына карамастан, 5 тапкыр намазын калдырмый. Авыл мәчетендә бигрәк тә җомга намазларында катнаша. Коръән китабыннан күп сүрәләрне яттан белә. Без аларның өйләрендә кунакта булганда, абый шатырдатып «Ясин» сүрәсен башыннан ахырына хәтле яттан укып күрсәтте.

17-2-25Герой абыйсы  турында да сөйләп китте: Әхмәтрәшид Әширбәков 1914 нче елның 25 март көнне Тубыл губерниясе Турай авылында Корбан белән Мәликә Юмашевлар гаиләседә өченче бала булып дөньяга килә. Ямбай мәктәбен тәмамлап, тракторчылар курсында укып чыгып, үзләренең «Урал» колхозында эшли башлый. 1937 елда авыл кызы - Майкамалга өйләнә. Хәләл җефете мәктәптә пионервожатый булып эшли, озакламый аларның бер кызлары һәм бер малайлары туа.

Гаиләдән сугышка беренчеләрдән булып Әхмәтрәшид китә. Безнең якташ Көнбатыш, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Үзәк, Беренче Украина фронтларындагы сугышларда катнаша. 1943 ел, 24 сентябрь көне. Украинада,  Днепр елгасының сул ягында бик каты бәрелешләр, атышлар бара. Тирә-якта бомбалар шартлый. Югарыдан фашист самолетлары бертуктаусыз снарядлар яудырып торалар. Күп сугышчылар һәлак була. Безнең гаскәргә ничек булса да елганың теге ягына чыгып, алга баруны дәвам итәргә, дошманны безнең җирдән куып, илебезне азат итәргә кирәк була. Ә немец гаскәрләре бирешми, ничек булса да безнең алга баруны туктатырга тырыша, елга аша чыгуга бик комачаулый. Шушындый бик авыр, катлаулы вакытта, каты сугышта Әхмәтрәшид 737 нче аерым кабель-колга (шест) ротасы 3 нче гвардия танк армиясендә элемтәче булып хезмәт иткән. Армия башлыкларына, бөтен булган гаскәр белән җитәкчелек итү өчен кабель элемтәсе бик мөһим һәм тиешле булган. Кабель елганың астыннан уздырылып, телефон аша план- максатлар хәл ителгән. Бомбалар шартлый, бер вакыт кабель өзелә һәм элемтә туктала, хәбәрләшү югала. Тиз вакыт эчендә элемтәне төзәтергә кирәк, ансыз алга барып булмый. Командир Әхмәтрәшидне чакырып, аңа, салкын суга чумып кабельнең өзелгән очын табып, элемтәне яңадан булдырырга куша. Мондый вакыт бер минут та туктап калырга ярамый, тиз генә элемтәне кайтарырга кирәк. Батыр сугышчы ике тапкыр салкын суга кереп, икесендә дә элемтәне төзәтеп бирә.

СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән 1943 елның 17 ноябре көнне сугышта батырлык күрсәткән, бик мөһим вакытта элемтәне төзәткән өчен  Әхмәтрәшид Әширбәковка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Кыю солдат 1944 елның 28 январе көнне Украинаның Житомир өлкәсе Бердичев шәһәре тирәсендә һәлак була.

1975 елда Хәчиәкбәр абый, батыр сугышчы Әхмәтрәшид Әширбәковның кызы - Нуртидә белән геройның кабере янында булып кайтканнар.

Хәчиәкбәр абый әле дә актив эшләр алып бара. Районның «Красное знамя», өлкәнең «Яңарыш» газеталарына бик эчтәлекле язмалар биреп тора.

Аны бик еш кына Ямбай мәктәбенә укучылар каршысында чыгыш ясарга чакыралар, аксакал һәрвакыт әһәмиятле һәм тәрбия ягыннан файдалы чыгышлар әзерли.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836