Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Җиңүгә – 80 яхшы эш» акциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

Январь аеннан башлап Агытбаш авыл хакимиятенә кергән авыллар волонтерлары Вагай районы Думасы депутаты Мәүгидә Иманова җитәкчелегендә махсус хәрби операция уздыру зонасында булган якташларына ярдәм күрсәтү теләге белән дронга каршы одеяллар тегәргә керештеләр. Алар «Җиңүгә – 80 яхшы эш» өлкә марафонына кушылып: «Бөек Җиңүнең 80 еллыгына – 80 одеял, 80 маскировка челтәре өлгертәчәкбез», - дип сүз бирделәр.

17-21-25

Шуннан бирле Аусак авылында яшәүче ветеран укытучы Роза Абушева өендә эш кайнап торды. Хатын-кызлар белән бергә Мәүгидә Боһар кызы үзе дә эшләде, мастер-класслар оештырып, одеялларны ничек тегәргә кирәклеген өйрәтте. Бүгенге көндә дә кирәкле материаллар булдыру, аларны авылга кайтарту, әзерләнгән посылкаларны оештырып җибәрү эшләрен ул башкара. Якташларыннан акча җыю вазифасын 31 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Фаина Әминова зур җаваплылык белән алып бара. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә Агытбаш, Биек, Аусак, Картавыл халкы тырышлыгы белән 80 дронга каршы одеял җитештерелеп, гуманитар ярдәм белән алгы сызыкка җибәрелгән.

- Сиксән беренчесен дә өлгертеп, ялга кайткан авылдашыбыз Равил Бәшировка биреп җибәрдек. Бу бик катлаулы һәм кыйммәтле проект, әмма теләк булганда, күктән айны да алырга мөмкин. Соңгы вакытта одеяллар, маскировка челтәрләрен бик кирәксенеп сорыйлар. Егетләребез гади ятьмәләр дә кирәксенәләр. Аларны дроннарны эләктерү өчен эләләр икән. Шуңа без авылда өйдән-өйгә йөреп балыкчылардан ятьмәләр җыйдык. Ярдәм итәргә тырышучылар саны бик күп. Чөнки безнең авыл җирлегеннән 40тан артык ир-егетебез алгы сызыкта. Кызганычка каршы, 2 егетебезне югалттык... Февральдән башлап 40ка якын хатын-кыз клуб мөдире Әлсинә Әминова җитәкчелегендә маскировка челтәрләрен актив үрә башладык. Ятьмә стойкаларын мәктәптә эшләүче абыйлар ясап бирделәр. Бу эш игътибарлылык, тырышлык һәм сабырлык таләп итә, әмма авылдашлар уртак җиңүгә үз өлешләрен кертергә тырышалар, чөнки бу челтәрләрне безнең сугышчылар бик көтә. Безгә яшьләр, укучылар да бик актив һәм теләп булышалар. Куллар күбрәк булган саен, эш шулкадәр тиз бара. Хәзер, кышкы юл беткәч, күрше авыллардан килеп эшләргә мөмкинлекләре булмаганнар матди яктан зур ярдәм күрсәтәләр. Егетләребезгә посылкалар да әзерләп җибәреп торабыз. Тиздән 50 нче маскировка челтәре әзер булачак. Тагы 45 челтәргә җитәрлек материал алып куелган. Димәк, эшебезне дәвам итәчәкбез. Чөнки без беләбез, безнең ярдәмебез егетләребезгә хәрби бурычларын үтәргә, якташларының кайгыртуын, игътибарын, туган якларының җылысын тоярга ярдәм итә», - дип сөйләде Фаина Әминова.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836