Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Махсус хәрби операциядә намус белән хезмәт иткән, кулына корал алып батырлык күрсәткән якташыбыз Радик Айтняков авыр яраланса да, аның исән-сау кайтканын Тубылда көтәләр. Ул кече яшеннән җаваплы, тәвәккәл, җитез була. Патриотик хис балачактан тәрбияләнә дип, дөрес әйтәләр. Ул көчле рухлы, ватанпәрвәр кеше булып үсә. Тубыл шәһәренең 1 нче мәктәбендә укыган елларында Радик Айтняковның уңышлары, спорт ярышларында катнашып беренче, икенче урыннарны яулаганы турында язган идек.
Ул елларны Радик Айтняков шәһәрдә панкратион-борынгы грек спорт юнәлешендә үткәрелгән ярышларда катнашып 1 урыннарны алды, медальләр белән бүләкләнде. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлаган танылган спортчы А.Прошляков исемендәге Төмән югары хәрби-инженерлык команда учлищесына укырга керә. Радик Юрис улы бу уку йортын 2022 елның июнь аенда уңышлы тәмамлый. Сугышчан һәм данлы традицияләрен дәвам итеп ул сентябрь аенда махсус хәрби операциягә китә. Курку белмәс егет илебез сагына басып, үз бурычын намус белән үти.
Махсус хәрби операциядә беренче көннәрдә үк ул алгы сызыкта була, сугыш кырында батырларча вафат булган иптәшләрен дә күрә, үзе дә каты яралана. Ике елдан артык хәрби хәрәкәттә якташыбыз Ватанны каһарманнарча яклый, саклый. Радик Юрис улы Дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән ветеран. Бахмутта барган бәрелешләрдә катнашкан өчен «Батырлык» ордены, Авдеевкада – «Батырлык» медале белән бүләкләнә. Сумск өлкәсендә һәм чит илдә хезмәт иткәне өчен Радик Айтняков Александр Суворов исемендәге медаль белән бүләкләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында авыр яраланган сугышчылар булсалар да, патриотизм, бердәмлек хисләре көчәйтә, бердәмләштерә аларны. Быел февраль аенда Радик Айтняковка Кораллы Көчләр капитаны исеме бирелде. Хәзерге вакытта Мәскәүдә реабилитация үтә.
Әнисе Эльмира ханым: «Улыбыз сугышта булган хәлләрне сөйләми иде. Мина шартлап бер аягына зур зыян килде. Бүгенге көндә протез ясыйлар, барысы да яхшы булыр. Улымның исән калганына шатланабыз. Ул көчле рухлы, ватанпәрвәр булып үсте, без аның белән горурланабыз. Кече яшеннән спорт белән шөгыльләнде, үзе гадел, игелекле, ярдәмчел. Киләчәктә дә кыенлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгарбыз дип ышанам», - диде. Радик Айтняков алгы сызыкка бара алмаса да, хәрби хезмәтен дәвам итәргә планлаштыра. Максатчан, батыр рухлы махсус хәрби операция ветеранының тәҗрибәсе, белеме үзе белем алган уку йортларында яшь буынны укытуда кирәгер.
Римма УМИТБАЕВА.