Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Әниләр – гаҗәеп әйбәт кешеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

«Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгырып, синең белән бергә сулап, бергә шатланып яшәүче кем? Әниең! Авырганда төннәр буе сине юатучы, күз карашы белән иркәләүче кем соң? Әниең! Иртә белән сине: «Тор, соңга каласың, уятырга кызгандым, бик тәмле итеп йоклый идең», - дип иркәләп уятучы, мәктәпкә озатучы кем соң ул? Әниең ич!

Равил сугыш елларында туды. Ашарга такы-токы, өйләре суык була торган иде. Сәрби апа, салкын урынга беренче үзе ятып, Равилне үзенең өстенә сала да, урынны шулай җылытканнан соң гына, үз янына улын яткыра иде. Үзе авырса авырды, Равилне авырулардан саклады. Үзе ач торса торды, Равилне ач итмәскә тырышты. Сугыш беткәч, Сәрби апаны Казан янындагы санаторийга дәваланырга җибәрделәр. Ул елларда әле хәзерге кебек муллык юк иде. Өйдә улыма ак ипи эләкми дип уйласа, ананың тамагыннан аш үтми, шуңа күрә ул чәй янына бирелә торган ипиләрне җыеп, Равилгә алып кайтып бирә иде.

Равил, мәктәпне тәмамлап, заводка өйрәнчек булып эшкә кергәч, беренче тапкыр хезмәт хакы алды. Бу бик аз акча иде әле. Шушы ике бөртек акчаны зур итеп әнкәсенә алып кайтып биргәннән соң, Сәрби апаның башы күкләргә тиде. Аның улы Равил акча эшли башлады бит! Әле кайчан гына улы беренче тапкыр тәпи баскан һәм шушы куанычтан «гый» дип көлеп җибәргән иде. Ә бүген ул инде заводтан әнкәсенә беренче хезмәт хакын алып кайтып бирде. И, бу дөньялар! Шундый тиз үтә ләбаса! Кичә генә бәйләвечтә яткан бала, бүген инде икмәклек акча эшли башлады. Сәрби апаның куанычын күрсәгез иде! Юк, бу куанычны үзе ана булган кеше генә аңласа аңлар!

Әни, туган авыл, туган ил – һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсәләр алар. Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан булмаган кебек, егет кешегә, ир кешегә дә үз иленнән дә матуррак, якынрак ил юк. Әни һәм туган-үскән җир – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы шулар.

Равил үзе дә типсә тимер өзәрлек егет булды. Әмма әнисе өчен ул барыбер бала булып калыр.

- Улым, - дияр әнисе Равил эшкә киткәндә, - ник изүеңне каптырмый чыгасың? Бүген көн җилле, салкын, дияр.

Равил әнкәсенең бу сүзләренә елмаеп:

- Әни, мин бит инде бала түгел, суыктан курыкмыйм, суык хәзер миннән курка, - дияр һәм заводына чыгып китәр.

Ананың күңеле борчылып калыр:

- Их, улым, - дияр ул күңеленнән, син утызга, кырыкка җитсәң дә, барыбер миңа бала бит. Сабый чагыңдагы кебек, синең өчен борчылып, синең шатлыкларыңа куанып, синең хәсрәтең белән хәсрәтләнеп яшим мин, - дияр.

Ибраһим Газинең «Синең әниең» әсәреннән әлеге өзекне укып чыктым да, үземнең әнием күз алдына килде. Әниләр шундый гаҗәеп әйбәт кешеләр инде алар...

Унбер баланы кадерләп үстергән Кафия әнием - Герой-ананың бишенче баласы булып Яркәү районынының Уба авылында (элекке Байкалово районы)1943 елның 19 апрелендә мин дөньяга килгәнмен.

Сугыш елларыннан соң хуҗалыкны күтәрәсе бер дә җиңел булмаган. Мин дә унбиш яшемдә үк колхозда комбайн ярдәмчесе булып эшләдем, эшләгән вакытымда беренче эш хакын акча белән түгел, берничә капчык бодай биргәннәр иде. Шунда әнием түзмичә елап җибәрде: «Икмәк ашый торган вакытыбыз да җиткән икән», - дип. Бу сүзләре гел исемә төшеп, хәзерге вакытта да тамагыма төер булып каплана.

Азат ВӘЛИТОВ,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836