Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Ул нәрсәгә генә алынса да, барысын да җиңел һәм җиренә җиткереп эшли. Махсус хәрби операция башлану белән «Без бергә, без барысын да җиңәрбез» иҗтимагый хәрәкәте эшли башлады. Волонтерларның төп массасы – 60-70 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, Тәнзилә Степанова бу юнәлештә дә һәм шулай ук «Жемчужина Сибири»да «Корыч характер» спорт уенында көмеш волонтер булып катнашты. Волонтерлык хәрәкәтенә шунда ук Червишево муниципаль берәмлегенең битараф булмаган халкы тартылды, алар маскировка челтәрләре, оекбаш, бияләй, билбау бәйлиләр, эчке кием, шортылар тегәләр, коры ашлар әзерлиләр.
Тәнзилә Яриәхмәт кызы 600 шт эчке кием, 20 мендәр, госпиталь өчен 25 шорты текте. Солдатларга 5 юрган, куртка, финанс ярдәм, коры паеклар тапшырды, маскировкалау ятьмәләре бәйләүдә актив катнашты.
Тәнзилә Степанова гаиләсенә, оныкларга, барысы өчен дә вакыт таба. Яраткан хатын, ике бала анасы, алты оныкның әбисе ул. Аның яшәү девизы: «Киләчәккә генә, алга гына».
Тәнзилә Яриәхмәт кызы Червишево мәдәни-ял үзәгенең Акъяр клубының «Ялкын», «Акъярлы», «Ассорти», «Нон-стоп» бию коллективларын җитәкләде. Фестивальләрдә, конкурсларда аның коллективлары призлы урыннар яулады. Татар фольклорын җыючы һәм саклаучы да - аңардан себер татарларының төйдерүен өйрәнергә мөмкин. Ансамбльләргә олы яшьтәгеләр дә, Олы Акъяр авылы яшьләре дә, Червишево кызлары да рәхәтләнеп йөрделәр, чыгыш ясадылар. 2012 ел Төмән районында мәдәният билгесе астында узды. Иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе - «Төмән районының иң яхшы мәдәният хезмәткәре» район һөнәри осталык конкурсы булды һәм анда хореограф Тәнзилә Степанова икенче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды. Тәнзилә Яриәхмәт кызы ХIII федераль Сабантуйны әзерләүдә һәм уздыруда да актив катнашты. Бу зур чарада Акъярның «Акъярлы» бию коллективы да үз өлешен кертте, әле дә ул вакыттагы кичерешләрне искә алалар. Коллективлары белән «Столичный сувенир» район бәйгеләрендә, «Түгәрәк уен», «Халык иҗаты», «Таң йолдызы» район һәм өлкә, «Искер җыен» халыкара бәйгеләрендә чыгыш ясадылар. «Акъярлы» бию коллективы татар халкы традицияләрен саклаган өчен Пермь краеның Барда авылында IV Бөтенроссия авыл Сабантуенда Диплом белән бүләкләнә. Олы Акъярлылар 2014 елда зур өлкә Сабантуен, 2011 елдан дүрт ел рәттән район Сабантуен кабул иттеләр. Аның коллективлары да зур сәхнәдә, «Милли йорт»та милли йолалар күрсәтүдә чыгыш ясадылар, кунакларны татар биюенә тарттылар.
Лаеклы ялга чыктым, дип тыныч кына ял итәр дип уйлыйсызмы, әмма юк - аның шулкадәр идеяләре, уйлары бар. Тегү курсларын тәмамлады, гаиләсен киендерә, шулай ук Акъяр клубы өчен костюмнар әзерли. 2018 елда «Моң» вокал коллективын булдырдык, Тәнзилә Яриәхмәт кызын чакырдык. Ул безнең чакыруны кабул итте, коллектив составына керде. Бернәрсәгә дә битараф булмаган кеше ул, үткен акыллы, шаяртучан, ул барлыкка килгәч, һәркемнең кәефе күтәрелә. Үз халкын ярата, Акъярда аны профессиональлеге өчен хөрмәт итәләр һәм бәялиләр. Червишево клубында вокал коллективта да катнашты, академик тавыш белән җырладык. Червишево авылында «Россия пенсионерларының Бөтенроссия берлеге» оешмасы эшли. 2023 елда Тәнзилә Яриәхмәт кызы әлеге оешманың актив катнашучысы булды, Татьяна Жданова белән берлектә бию коллективын оештырдылар. Берлектәгеләр төрле түгәрәкләргә йөриләр. Тәнзилә Яриәхмәт кызы күптән рәсем ясарга теләгән, сәнгать мәктәбендә рәсем ясарга өйрәнә. Ул хәзер матур картиналар ясый, анда рәссам таланты ачылды. Өченче ел «Чародеи» театр студиясендә шөгыльләнә, ике спектакльдә, куелышта катнаша. «Столичный сувенир» район конкурсында Василий Шукшинның «Беседа при луне» хикәяләре буенча куелган спектакль белән икенче дәрәҗәдәге лауреатлар булдылар. Свердловск өлкәсе үзешчән коллективларының XVIII район театр фестиваль – конкурсында катнаштылар, җиңүче булдылар. 2025 ел Тәнзилә Яриәхмәт кызы өчен юбилей елы. Нәтиҗәле иҗат, бетмәс-төкәнмәс энергия әле күп уңышларга юлдаш булыр.
Ачилә СӘГЫЙДУЛЛИНА,
Төмән районы, Олы Акъяр авылы беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе.