Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сугыш бетүгә 80 ел үтеп китте, әтиемә быел 102 яшь тулар иде. Аслана авылында Җиңү бәйрәме күрше авыллардан җыелып, ветераннарга бәйрәм концертлары күрсәтеп, очрашулар үткәреп, тәмле чәйләр эчертеп, сугыш елларын искә төшереп зур бәйрәм булып үтә иде.
Әтиебез Хәтмулла Рамазанов 1923 елда Ялутор районы, Бумаер авылында туып-үскән. Аның бала вакыты бик авыр елларга туры килә. Дүрт яшендә әтисез калып, әнисе, абыйсы, сеңелесе белән ачлы-туклы бала чаклары үтә.
Әтиебез кечкенәдән бик тәртипле, тырыш бала була, укып чыгып, укытучы булырга тели. 1940 елда Тубыл педучилищесына укырга килә, укытучылар җитмәү сәбәпле, 1 нче курстан соң мәктәпкә укытырга җибәрәләр. Училищены сугыштан соң гына читтән торып укып бетерергә туры килә аңа.
1943 елның февраль аенда әти фронтка алына. Июльгә кадәр 1 нче пехота училищесында хәрби әзерлек үтә. Август аенда 2 нче Украина фронтында беренче көрәштә катнаша. Көчле сугышларда әтиебез пулемет расчеты командиры була. Шул ук елда әти яралана. Госпитальдән соң 1 нче Полтава танк училищесына укырга җибәрелә. Училищены тәмамлап, Түбән Тагил танк заводында танк алып Көнбатыш фронтка китә. «Җиңү өчен барсына да риза идек», - дип әйтә иде әти. Җиңү көнен Германиянең Эрфурт шәһәрендә каршы ала.
Әтием сугыш турында искә алганда: «Башка сыймый, безнең халык шундый авыр сынаулар үтеп, ничек кешелек дәрәҗәсен югалтмады икән?», - дип гаҗәпләнә иде.
Сугыш беткәч, әти Германиядә хезмәт итә. 1947 елда авылга кайта. Шушы вакыттан 1983 елга кадәр Аслана мәктәбендә физкультура, хәрби хезмәт дәресләрен алып бара. Сәләтле укытучы, гармунчы, авыл Советы депутаты булып сайлана. Мәктәпнең партия оешмасын җитәкли, профком әгъзасы итеп сайлана, мәгариф отличнигы. Егермедән артык орден-медальләр белән бүләкләнә.
Әниебез Асия Шакир кызы сугыш вакытта 16 яшеннән Омск хәрби авиация заводында эшләгән. 1948 елда гына авылга кайта алган. Алар әти белән бергә 62 ел гомер кичерәләр. Әти гармунда уйнарга, әнием биергә ярата иде. Германиядән аккордеон алып кайткан иде, аның кебек бию көйләрен яхшы башкаручыны ул вакытта беркайда да ишеткән булмады. Әтием «Огонек» көен уйнап җибәрүгә, әнием җырлый ук башлый иде. Менә инде бу дөньядан киткәннәренә дә әтиемә – 15 ел, әниемә – 12 ел булды. Яткан җирләре якты, йомшак булсын.
«Үлемсез полк» акциясендә әти-әниләребезнең фоторәсемнәрен тотып хәзер без – балалары, оныклары атлыйбыз.
Земфира ВӘЛИТОВА.
Төмән шәһәре.