Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ике сугышны үткән картатам

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем картатам Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бөтен нечкәлекләрен белмим, отам истәлекләре нигезендә язам. Картатам Мисбах Латыйпов 1917 елның 26 октябрендә Күкрәнде авылында туа. Сугыш башланганчы ул Әминә картинәмә өйләнгән була. Аларның Рәшидә һәм Рауза исемле кызлары туа. Ә минем Мәҗит отам 1942 елда дөньяга килә.

18-33-25

1937 елда Байкал хәрби комиссариаты минем картатамны Кызыл Армиянең кадрлар полкына хезмәт итәргә чакыра. 1939 елда ул Финляндиядә «Кышкы сугыш» буларак билгеле совет-фин сугышына җибәрелә. Картатам өенә 1940 елның мартында кайта, ләкин бу вакытлыча гына кайту була. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта безнең авылда радио да, телефон да булмаган. Шул сәбәпле, бу кайгылы хәбәр Күкрәндегә 2-3 көн үткәннән соң гына килеп ирешә. Һәм шул көннән башлап хезмәткә яраклы барлык ир-атларны сугышка ала башлыйлар. 1941 елның 25 августында картатам да өлкән сержант дәрәҗәсендә мобилизацияләнә. 1941-1944 елларда разведчик, ә 1944 ел ахырыннан 1946 елга кадәр – элемтәче була. Мисбах картатам ике «Ватан сугышы» ордены, өч «Кызыл Йолдыз» ордены, «Мәскәүне саклаган өчен», «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, шулай ук: «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңүнең 20 еллыгы», «25 еллыгы», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен». истәлекле юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Картатам 1946 елда демобилизацияләнеп авылга, гаиләсе янына кайта. 1970 елда вафат була.

Ватаныбызны батырларча саклаган картатам Мисбах Латыйповның исеме илебезнең җиңүчеләр тарихына Герой буларак язылып калачак.

Ул минем өчен – Герой!
Минем өчен кем ул Герой?
Бәхәссез, картатам минем!
Ул бит безнең күкне саклап
Ике сугышны үтте.

Минем өчен кем ул Герой?
Әлбәттә, картатам минем!
Орденнары гына аның
Шуны күрсәтеп тора.

Минем өчен кем ул Герой?
Билгеле, картатам минем!
Разведкада сугышта,
Геройлык кирәк булган!

Минем өчен кем ул Герой?
Мисбах картатам минем!
Ул турыда бик күп беләм,
Рәхмәт отама минем.

Булат ЛАТЫЙПОВ, Күкрәнде тулы булмаган урта мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836