Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Илебездә сугыш афәте кагылмаган бер гаилә дә калмагандыр. 80 еллык җиңү таңы халкыбыз өчен кадерле һәм көтел алынган бәйрәм.
Безнең зур булмаган Хуҗайлан авылыннан Бөек Ватан сугышына 113 кеше китә.
Кыю юллары үлемне җиңеп, җиңү тудырып, гомерләрен саклап, туган йортларына әйләнеп кайткан бәхетле гарип авылдашларым саны да күп түгел, 35ләп кенә. Бүгенге көндә бер исән сугыш ветераны да юк.
Сөекле ирләренең якты образларын йөрәк түрләрендә саклап, гомер буе аларга тугры булып калган тол апа, апайларны үз күзем белән күреп, алар белән аралашып яшәдем.
Күз алдыма төз гәүдәле, биек буйлы сылу Мәрьям апа килеп баса. Аңа күз атып йөрүче ир-затлар да булмый тормагандыр. Бик тә тыйнак, сабыр, түзем хатын иде ул.
Мәрьям апа Мөслимова «Ленин юлы» колхозының алдынгы сыер савучысы иде. Тавышсыз-өнсез хатын, сөйләшсә дә һәр сүзен үлчәп, әкрен генә сөйләшер. Идрисе сугыштан кайтмады, ике малае – Әсгать белән Сәфәрен күз карасыдай кадерләп, багып тәрбияләде. Кияүгә дә бармады, бар гомерен балаларына багышлады. Малайлар да әдәпле, әниләренең ярдәмчесе булып үсеп җиттеләр. Әсгать – киң профильле механизатор, Нуриҗамал апа белән гаилә корып, Мәрьям әбиләренә ике малай – Фазыл белән Идрисне бүләк иттеләр.
Нуриҗамал апаның гомере кыска булды, Мәрьям әбиләре ике оныгын да аякка бастырды. Үз малае Сәфәр дә дөньядан иртән китеп барды.
Фазыл белән Идрис икесе дә, олаталары Идрис Измаил улыдай, хезмәт сөючән, тыныч холыклы, мул тормышта көн күрәләр.
Фазылга Әфган фаҗигасен дә күрергә туры килде. Җор телле, шаян Фазыл тормыш авырлыкларына бирешмичә, җәмәгате белән яшәвен дәвам итә.
Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калу өчен яуга киткән егетләр арасында ике бертуган - Идрис һәм Корман Мөслимовлар да бар. Идрис абый яу кырында ятып кала, энесе Корман төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән булса да, туган авылына кайту бәхетенә ирешә, ләкин...
Корман әкәне мин үз күзем белән күргән кеше. Ул безнең мәктәптә исәп-хисап эшләрен алып бара иде. Көннәрдән-беркөнне ул юкка чыкты, эштә күренми башлады. Өлкәннәрдән ишетүемчә, аны әсирлектә булганы өчен төрмәгә утыртканнар икән. Төрмәдән соң авылга кайтмыйча, Свердлау өлкәсендәге шахтага эшкә урнашып, анда яшәп кала. Мондый катлаулы сынауларны үзләре һәм әти-әниләре ничек кичергәннәр, искитәрлек!
Бу мәкаләмдә сүз авылның иң зур токымнарының берсе - Мөслимовлар нәселе турында. Авылда Хәсән бабай белән карчыгы Ымсынай әби яшәгән булган, алар тәрбиясендә җиде бала үсә: Шәмсинур, Гани – биш яшеннән сукыр (оспадан кала), Закир, Шакир, Мөхъя, Басыйр һәм Шәймәрдән.
Ике олы кайгы ана булган Ымсынай әби башына төшә. Биш улын берьюлы: Закир, Шакир, Мөхъя, Басыйр, Шәймәрдән – барысын утлы, давыллы сугыш кырына озаталар.
Иң олы улы Закирны хәрби комиссариат олы яшьтә булганы өчен сугышка җибәрми. Пермь шәһәрендәге сугыш кораллары чыгара торган заводка эшкә озаталар. Калган дүртесе дә төрле фронттта пулеметчы, сапер булып, авыр яраланып, сәламәтлекләрен югалтып, дошманны тар-мар итеп, 1945 елны авылга кайтып төшәләр.
Басыйр Хәсән улы взводына Польшаның Гдыня шәһәрен немецлардан азат итү бурычы йөкләтелә. Шушы бәрелештә взвод командиры Басыйр Мөслимов батырларча сугыша. Үз үрнәгендә, дөрес приказлар биреп, Җиңү яулыйлар, ләкин Басыйр Хәсән улы каты яралана һәм озак та үтми үлә. Аның батырлыгы турында язылган хат мәктәп музеенда саклана.
Әниләре Ымсынай әби кайгы-хәсрәттән елый-елый, күзләре күрми, башы саташа башлый. Басыйрның үлү кәгазен алгач, 1944 елда якты дөньядан китә.
Бөек Җиңүне якынайтуга гомерләрен дә кызганмаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда хезмәт батырлыклары күрсәткән шушы авылдашларым белән чиксез горурланам.
Мөслим токымы эшчән, укымышлы. Рифгать Шакир улы – югары белемле физкультура укытучысы, оста тренер иде, хәзер лаеклы ялда.
Кызлары Гөлкәй – химия-биология укытучысы, Сургут көллиятендә эшли. Икенчесе Илмира – инженер-эколог, Нефтеюганскийда хезмәт куя.
Рифгать Шакир улының апасы Мөнчия рус теле укытучысы булып Петропавловск шәһәрендә эшләде, хәзер лаеклы ялда.
Сачитә апасының кызы Әлфия – укытучы, Гүзәле – врач, аның малае – инженер, Корман Мөхъя улының баласы Айдар Омск шәһәрендә танылган эшкуар-табиб.
Тәскирә Шәймәрдән кызы – укытучы белгечлеген алган социаль хезмәткәр. Тубылда эшләп, хәзер лаеклы ялда. Илдус Шәймәрдән улы - авыл мәчетебезнең мулласы иде, безне күп нәрсәгә өйрәтте. Якты дөнья белән хушлашуына да 10 еллап булыр.
Басыйр оныгы Ринат Карымов – югары белемле математика укытучысы иде, юл фаҗигасенә эләгеп, эшли алмады, Каскарада яши.
Аның кызы Рина – терапевт-онколог. Малае Илдар – Мәскәүдә магистратурада укый.
Закир бабай оныгы махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен һәлак булган Гали Мөхәммәтәмин улы да Мөслим нәселенең лаеклы дәвамчысы. Хәят апаның да, Галиебезнең дә – барлык мәрхүмнәренең урыннары җәннәттә генә булсын.
Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы,
Хуҗайлан авылы.