Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Венгриядә туганлык каберендә булдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

2020 елда Төмән шәһәрендә яшәүче Дания һәм Рәүф Усмановлар кече кызлары Зилә белән Венгриядә туганнар каберлегендә җирләнгән абыйлары - Рәүф Рәфыйк улы Усманов каберенә барып, Себердән алып барган туфракны каберенә салып һәм аннан бер уч туфрак алып кайттылар.

Усмановлар Мәскәүдән Будапештка, аннары Венгрия башкаласыннан Сегед шәһәренә очалар, анда Европаны фашизмнан азат иткән совет солдатлары зираты урнашкан.

18-71-25

Бу зиратта «Монда Советлар Союзын азат итү һәм бәйсезлек өчен сугышта батырларча һәлак булган кызылармеецлар, сержантлар, Кызыл Армия офицерлары күмелгән» дигән язулы һәйкәл тора.

Себердә туып-үсеп, Ватан сугышына бик яшьли киткән Рәүф Рәфыйк улы өч кеше яткан туганнар каберенә күмелгән.

Усмановлар вакытында барып өлгерделәр, чөнки кайтыр юлга чыкканда, пандемия башланды һәм чикләр ябылды. Алар «Аэрофлот» авиакомпаниясе ярдәмендә генә Россиягә кайта алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Венгрия ул бөтен ил буйлап чәчелгән исәпсез-хисапсыз совет мемориаллары булган ил.

Хәзер Венгриянең һәр икенче торак пунктында Совет солдатларының каберләре бар: юл кырыйларында, чиркәүләр янындагы мәйданнарда, җирле зиратларда. Төмәнлеләрне бер нәрсә аптырашта калдырды. Бу турыда миңа Зилә сөйләде: «Мине зиратның туганнар каберендәге плитәләрнең торышы борчый, яңа кабер ташлары куярга кирәк, югыйсә, каберләр югалачак», - диде ул.

Журналист Лилия Габдрафикова сүзләренчә, ул үзе Венгриядә булган һәм совет солдатларның чит илләрдә җирләнүе проблемасы буенча материаллар язган: «Монда меңләгән совет солдатлары каберләре чолганышында Бөек Ватан сугышының исемсез күп миллионлы корбаннары терелә кебек. Һәр исем артында бер кешенең генә түгел, ә аның бөтен гаиләсенең язмышы: юанычсыз әти-әниләренең, тол калган хатынының, ятим калган балаларының, булачак оныкларының һәм оныкчыкларының язмышы, алар яшь бабаларының нинди булуларын белмәгәннәр». Шулай ук Россия һәм Венгрия арасында килешү бар, аның буенча һәр ил солдат каберләрен тәртиптә тотарга, карарга бурычлы. Бу хәтерне саклауда Россиянең Венгриядәге илчелеге зур роль уйный, анда хәрби каберлекләр буенча махсус вәкиллек бар һәм Совет мемориалларын реставрацияләүгә финанслау бүлеп бирелә. Һәм бу, әлбәттә, һәлак булган сугышчыларны искә алу, аларның батырлыкларын киләчәк буыннар өчен саклау өчен искиткеч эш.

Ә мине һәрвакыт шагыйрь һәм публицист Рәсүл Гамзатовның иң танылган «Торналар» шигырендәге бу юллары бик нык дулкынландырды:

«Мне кажется порою, что солдаты,
С кровавых не пришедшие полей,
Не в землю эту полегли когда-то,
А превратились в белых журавлей.
Они до сей поры с времен тех дальних
Летят и подают нам голоса.
Не потому ль так часто и печально
Мы замолкаем, глядя в небеса?....»

Бу юллар элеккеге СССР территориясендәге һәр гаиләнең язмышында яңгырый, чөнки Бөек Ватан сугышына якыннарын озаткан күп кенә гаиләләр аларны көтеп ала алмаган.

Шуңа күрә, кабат-кабат Бөек Ватан сугышы геройларына дан һәм аларның истәлеге мәңгелек булсын.

Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836