Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Якуб Зәнкиевнең иҗатына багышланган викторинага йомгак ясалды

последние и лучшие новости искусства в мире

Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бөек Ватан сугышында чын батырлык үрнәкләре күрсәткән Якуб Зәнкиев «Кызыл йолдыз» ордены, I һәм II дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» орденнары, «Германияне җиңгән өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Украинаны азат иткән өчен» һәм 15тән артык юбилейлы медальләр белән бүләкләнә. Апрель аенда Г.Тукай премиясе лауреаты, патриот-язучы Якуб Камали улы иҗаты белән яшьләр танышып, тарихыбызны белеп үссеннәр өчен мондый викториналарны үткәрү традициягә кертелүе бүгенге көндә әһәмиятле.

Викторинада быел өлкәбезнең төрле районнарыннан, төрле яшьтәге һөнәр ияләре катнашып, җирле язучы Якуб Зәнкиевнең әсәрләрен, аның иҗатын белүләрен күрсәттеләр. Викторинаны Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе (рәисе Зәйтүнә Тычинских) бишенче ел үткәрә.

Жюри рәисе, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков: «Катнашучыларның саны елдан-ел арта барганы жюри әгъзаларын бик сөендерә. Татар әдәбиятын яраткан, җирле язучыларыбызның иҗатын белгән, алар белән горурланган якташларыбыз мактауга лаеклы. Викторина сорауларына тулы җаваплар биргән, ел саен катнашып 1 урынны алган Фәния Төхвәтуллинага, бу юлы аңа кушылган Фәния Загидуллинага (Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы), Нурилә Шамратовага (Тубыл шәһәре), Тубыл районы, Хуҗайлан мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары белән викторина сорауларына җавап биреп, иҗади эшләрен җибәргән Тәнзилә Тимкановага, Аромаш районы, Көсәйкүл мәктәбе укучысы Даниил Карымовны әзерләгән укытучы Гөлгенә Назыйровага рәхмәтләребезне, котлауларыбызны юллыйбыз. Алар беренче, икенче урыннарны алдылар. Ел саен катнашкан, 90 яшен узган ветеран укытучы Рәшидә Бакиева рәхмәт һәм мактау сүзләренә лаек. Быел иң актив катнашучылар Вагай районы, Тугыз авылыннан булдылар. Авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы Зөлхәйдә Сәйдуллина Гөлфара Мөхәммәтуллина, Гөлфия Хисмәтуллина, Лариса Насыйбуллина, Саҗидә Хәкимова, Сания Азисова, Юлия Атанаева, Арина Сәйдуллинаны әзерләгән. Ә туган тел укытучысы Венера Ибукова Рәмзия Сәйдуллина белән эшләгән. Вагай районы, Казанлы авылыннан Флера Ватутованы да бик җылы мактау сүзләре белән билгеләп үтәбез. Якуб ага әсәрләрендә үзенең Бөек Ватан сугышына, гомумән, сугышка карашын тасвирлап, илебез Бөек Җиңүгә ничек килгәнен яза. Яшьләрне ул кыйммәтләрне онытмаска өнди. Язучының әсәрләрендә себер татарларының тарихы, тормышы, туган ягы, тарихи вакыйгалары, гореф-гадәтләребез чагылдырылган. Мондый викториналар яшь буын өчен бик кирәк. Киләсе елларда катнашучы яшьләребез саны тагы да күбрәк булыр дип, өмет итәбез», - дип сөйләде.

Җиңүчеләрне котлау чарасы турындагы белдерү «Яңарыш» газетасында басылып чыгачак.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836