Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районының Индрәй мәчете кунаклар кабул итте. Төмән шәһәренең, районның Ямбай, Талмы мәчетләренең якшәмбе мәктәпләренә йөрүче балалар килделәр. Шулай ук хөрмәтле кунаклар: өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, идарәнең Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов та уку елының тәмамлануы белән тәбрикләделәр. Индрәй мәчетенә балаларның күп йөрүенә, бәйгеләрдә җиңүләргә ирешүләре өчен шатлыкларын белдерделәр.
Аларны монда хуш күреп авыл дини мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә хәзрәт Камалов, якшәмбе мәктәбе укытучысы Сөембикә Вәлишина каршы алдылар. Сөембикә Юныс кызы авыл, мәчет тарихы белән таныштырды. Авылда мәчет бинасында дини эшләр башкарылмаса да, халыкның һәрвакыт дини йолаларны үтәп баруларын сөйләде.
Балалар өчен эчтәлекле викторина, уеннар оештырылды. Һәркайсына һәм укытучыларга бүләкләр бирелде. Хуҗалар да кунакчыллык күрсәтеп, укытучыларга бүләк бирделәр һәм һәркайсын чәй өстәленә чакырдылар. Өстәл артында дини белем алучы балалар Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен укыдылар.
Кунаклар рәхмәт сүзләре белән канәгать калып таралыштылар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.