Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Иң яхшы һөнәр ияләре

последние и лучшие новости искусства в мире

«Кадрлар» милли проекты кысаларында «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды һәм җиңүчеләрнең исемнәре билгеләнде.

Бәйге Төмән өлкәсе хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү департаменты оештыруында, эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә һәм «кадрлар» милли проекты кысаларында кирәкле белгечләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. 2026 елда бәйге  25 номинация буенча уза,  шул исәптән «эретеп ябыштыручы», «пешекче», «бульдозер/экскаватор машинисты» һәм башка яңа һөнәрләр дә каралган. «Икенче старт» махсус номинациясе махсус хәрби операция ветераннарына юнәлдерелгән, ул аларга үзләрен яңа һөнәрләрдә күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Бәйгедә төрле тармаклардан 71 белгеч 6 номинациядә үз осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтте.

Төмән өлкәсе хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү департаменты директоры Вероника Еремова: «Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесе - белгечләр өчен чакыру. Һәм алар аны үзләренең осталыкларын күрсәтеп лаеклы кабул иттеләр», - дип нәтиҗә ясады.  Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм акчалата - 1 урын өчен - 150 000 сум, 2 урын өчен - 120 000 сум, 3 урын өчен - 100 000 сум белән бүләкләделәр. Мондый бүләкләргә ия булганнар арасында милләттәшләребез булуы күңелләргә горурлык хисе өстәде.

18-1-26

Алар - Уразмөхәммәт Мөхәммәтуллин («Төмән йорт төзү компаниясе» оешмасы), Ренат Әюпов («Транснефть — Себер» оешмасы), Рәмис Сәфиев  («Себер-Урал энергетика компаниясе»), Эльнар Фарвазов («Себер «торгызу медицинасы һәм тернәкләндерү үзәге»), Вәли Дәүләтов («Төмән өлкәсенең янгынга каршы хезмәте»).

18-11-26

Вагай округы, Тугыз авылында туып- үскән Уразмөхәммәт Мөхәммәтуллин «Иң яхшы бульдозерчы-машинист» номинациясендә 1 урынны яулады.  «Конкурс - үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Конкурентлар - барысы да үз эшенең осталары. Көрәш гади булмаса да, гадел булды», - дип уртаклашты  үзенең фикере белән җиңүче.

Уразмөхәммәт Туктасын улы 11 нче сыйныфны тәмамлагач, һөнәри белемне Дубровное авылындагы  45 нче һөнәри училищесында  ала. Армиядә хезмәт иткәннән соң, Алейск шәһәрендә БМП механигы-йөртүчесе буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Бүгенге көндә ул Төмән йорт төзү компаниясендә 6 нчы разрядлы бульдозер машинисты булып эшли һәм быел беренче тапкыр «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында катнашты. Инде ул агымдагы елның өченче кварталында әлеге бәйгенең федераль этабында «Бульдозер машинисты» номинациясендә Төмән өлкәсен тәкъдим итәчәк.
Бу җиңү - Уразмөхәммәт Мөхәммәтуллинның  фидакарь хезмәте, үҗәтлеге һәм үз эшенә тугры булганы өчен лаеклы бүләк.

«Икенче старт» номинациясендә җиңгән «Төмән өлкәсе янгынга каршы хезмәте» дәүләт казна оешмасының 4 нче берләштерелгән дәүләт янгын сүндерү хезмәтенең 408 нче аерым посты хезмәткәре Вәли Дәүләтов - Тубыл округы,  Дегтярёво авылында туып-үскән. Егет махсус хәрби операциянең алгы  сызыгыннан кайтканнан бирле илебез иминлегенә хезмәт итүен дәвам итеп, волонтерлар белән очраша, МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда ярдәм күрсәтә, яшьләр һәм мәктәп аудиториясе алдында еш чыгыш ясый. Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнаша һәм Ватанны ничек яратырга кирәклеген шәхси үрнәге белән күрсәтә.

Җиңү өчен бүләк итеп ул 150 000 сум күләмендә акчалата приз алды.

Башка номинацияләрдә җиңүчеләр белән бергә төп приз - 1 миллион сум өчен конкурсның федераль этабында көрәшәчәк.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Уразмөхәммәт Мөхәммәтуллин; Вәли Дәүләтов.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836