Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу

последние и лучшие новости искусства в мире

Быел 26 нчы апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел була. Юбилей елы уңаеннан «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова һәм коллективы Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән очраштылар. Чараны мәктәп директоры, шәһәр Думасы депутаты Әлфия Петухова башлап җибәрде. Ул 2026 нчы ел «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип игълан ителүе турында әйтеп балаларга уңышлы чыгышлар теләде. Укучылар белән әңгәмәдә Айсылу Юнысова, Фәридә Локманова, Равилә Фазылова, Фәния Мелибаева, Әминә Биктимирова, Камилә Хәкимова Габдулла Тукайның биографиясен, шигырьләрен сөйләделәр. Эчтәлекле чыгышларны 4 «б» сыйныф укучылары игътибар белән тыңладылар. Укучылар бу чарада теләп катнаштылар, алар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

18-37-26

Айсылу Әптелмән кызы: «Укытучы эшенә бөтен күңелен биреп эшләгән укытучы апаларга - Рәйханә Хучашевага, Әлфия Петуховага, аның урынбасары Гүзәл Аптыковага рәхмәтләребезне белдерәбез. Экраннан Габдулла Тукай иҗатын яктырткан презентация, шагыйрьнең портреты, оештыручылар һәм укучылар белән бергә «Туган тел» җырын башкаруларыбыз, укучыларның чыгышлары чарага тантаналы мизгелләр өстәде. Безнең максат: укучыларда Габдулла Тукай шигырьләренә кызыксынуны арттыру иде. Без актив булганнарын күрдек. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗатын балалар кече яшьтән беләләр. Димәк, шагыйрьне, аның иҗатын хөрмәт итәләр», - дип сөйләде. Матур иҗади чыгышлар 15 нче мәктәптә сәләтле укучыларның күп икәнлеген күрсәтте. Тукай калдырган иҗади мирас – шигырьләре онытылмый. Укучыларның барысына «Ак калфак» әгъзасы Эдуард Юнысов ярдәме белән алынган күчтәнәчләр тапшырылды.

18-38-26

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836