Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Сөнгатулла Бекенинның иҗат кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә ветеран укытучы, җирле шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән Сөнгатулла Бекенинның иҗат кичәсе үтте. Шигырь яратучы дусларын җыйган чарада Сөнгатулла Хәкимҗан улы ихлас күңеленнән тыңлаучыларына үзе иҗат иткән әсәрләрен укыды. Авторның иҗат юлы, уңышлары белән алып баручы Рузалия Корманалиева кунакларны таныштырды.

18-2-26

Чарада катнашкан танылган ветеран укытучылар: РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, мәгариф отличнигы Рауза Садыйкова, җирле шагыйрә, ветеран укытучы, РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, күп китаплар авторы Галия Абайдуллина шигырьләр укыдылар. Сөнгатулла Бекенинның укучысы, сәләтле якташыбыз Гөлминур Давалева, хезмәт ветераны, танылган спортчы Әлмөхәммәт Хәбибуллин да үзләре иҗат иткән шигырьләрен тыңлаучыларга хисле, сәнгатьле итеп ишеттерделәр. Сөнгатулла Бекенин: «Без сөекле, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен укып үскән буын. Аның иҗатын яратучы, аңа дан җырлаучы, кичәгә килүче дусларыма рәхмәт. Ветеран укытучы буларак, яшьләргә күбрәк Габдулла Тукай шигырьләрен укырга, җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗатлары белән кызыксынуларын телим. Шигырь – ул безнең рухи азык. Күңелләргә үтеп кергән Тукай шигырьләрен онытмыйк», - диде.

Себер-татар мәдәният үзәгенең «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле исеменнән җылы котлау сүзләрен Роза Яхина әйтте. Ул күп еллар «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленә йөрүче Сөнгатулла Бекенинга иҗат уңышлары теләде һәм ансамбль белән бүләккә җыр тапшырдылар. Соклану һәм хөрмәт хисләре белән шагыйрьгә котлау белән оста алып баручы, сәләтле җырчы Әлфия Айбатова, авторның укучылары Лариса Бәширова, Суфия Шәмшетдинова җырлар башкардылар. Чарада катнашкан ветеран укытучының укучылары Сөнгатулла абый турында күп җылы сүзләр әйттеләр, теләкләрен җиткерделәр. Сөнгатулла Хәкимҗан улы үзе иҗат иткән шигырьләрен укып, скрипкасында уйнап килгән кунакларга моңлы тавышын ишеттерде.

Чараны оештыручы себер татарлары автономиясе коллективы һәм рәисе Зәйтүнә Тычинских туган якларына, туган илебезгә иҗаты аша мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләгән Сөнгатулла Бекенинга, каләм тибрәтүче якташларына уңышлар теләделәр. Киләчәктә дә аларның иҗаты белән таныштыру планга кертелүе турында әйттеләр. Очрашу милли табын артында аралашып, шигырьләр сөйләп, җырлар тыңлап күңелле узды. Шагыйрьләр белән әңгәмә чарага килүчеләрнең, шигырь яратучы тубыллыларның күңелләрендә җылы хисләр калдырды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836