Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области стартовали весенние полевые работы. Һава торышы аграрийларның планнарына уңай тәэсир итә. Чәчү башланыр алдыннан өлкәдә кирәкле ягулык, орлыклар һәм ашламалар запасы формалаштырылган иде. Регионның ягулык-майлау материалларына ихтыяҗы 24 мең тоннага якын дизель ягулык, бензин, мотор мае тәшкил итә. Чәчү эшләрен башлау өчен 186 мең тоннадан артык орлык – бөртекле һәм кузаклы культуралар кирәк. Быел регионда чәчү мәйданнары җиде мең гектарга артты. Авыл хуҗалыгы культураларын бер миллион гектардан артык мәйданда үстерәчәкләр. Сладково районында «Роса» техникасы кырга чыкты инде. КРиММ агрофирмасында бөтен техника диярлек эшкә әзер. Нәтиҗәле һәм оператив башкару өчен ике «Кировец» тракторы һәм тагылмалы техника кораллары сатып алынды. Бу агрофирма Россиядә орлык бәрәңгесе базарының иң зурларының берсе.

* * *

В Каскаре улучшили давление в системе водоснабжения. Төмән районы, Каскара авылында магистраль су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләү тәмамланды. 100 мм диаметрлы торбаүткәргеч янәшәсендә 315 мм диаметрлы һәм чакрымнан артык озынлыкта коммуникацияләр салынган. 27 апрельдә авылның су белән тәэмин итү системасына яңа линияне тоташтырдылар. Инде иске челтәрләрне эксплуатацияләүдән чыгарачаклар. Бүгенге көндә чиста шәһәр суына Луговое һәм Кулаково авыллары тоташтырылган. Хәзер Онохино һәм Червишево авылларында суүткәргечләр төзелә. 2022-2023 елларда Мальково авылы, Боровский поселогында һәм Мәскәү тракты буйлап авыл җирлекләрендә суүткәргечләр төзү планлаштырыла.

* * *

Альберту Суфианову присвоено звание «Заслуженный врач Карачаево-Черкесской Республики». Төмәндәге федераль нейрохирургия үзәгенең баш табибы Альберт Суфиановка дәүләт бүләген Карачай-Черкес Республикасы башлыгы Рәшид Темрезов тапшырды. Федераль нейрохирургия үзәге һәм Карачай-Черкес Республикасы арасында хезмәттәшлек ныгый. Профессор Суфианов дөньядагы иң абруйлы нейрохирург-практикларның берсе. Моны 2015 елда Бөтендөнья нейрохирурглар академиясенә әгъза булып сайланганы дәлилли. Монда дөньяның 100 табибы гына теркәлгән.

* * *

Александр Моор сообщил о строительстве нескольких школ. «Плеханово» микрорайонында яңа мәктәп барлыкка киләчәк. 1500 урынлы мәктәп төзелеше план буенча бара. Субай инде әзер. Яңа мәктәп бинасының гомуми мәйданы – 20 мең кв. метр тирәсе. Якын-тирә территориясендә укучылар хоккей һәм мини-футбол уйный, ГТО нормаларын тапшыра алачаклар. Бу мәктәпнең ишеге 2023 елның июлендә ачылачак», - дип сөйләде губернатор. Шулай ук киләсе елда «Яңа Патрушево» торак комплексында, «Тура» торак микрорайонында урнашкан «Ямальский-2» микрорайонында төзеләчәк. 1 сентябрьдән Төмән районының Богандинский поселогында яңа белем бирү учреждениесе эшли башлаячак.

* * *

Самой возрастной матерью в 2022 году стала тюменка старше 50 лет. 17 яшь һәм аннан да кимрәк яшьле әниләр 12 исәпләнгән. Статистика буенча, Төмән өлкәсендә беренче сабыйны еш 24 яшьлек хаты-кызлар таба. Ә менә күп балалы төмәнлеләр, гадәттә, 34-35 яшьләрендә дүртенче балага ия. 21 яшендә дүртенче баласын тапкан әни дә бар.

* * *

День пожарной охраны России. Төмән районы, Винзили поселогының «Малышок» балалар бакчасында шушы һөнәр вәкилләре белән Янгын сакчылары көнен үткәрделәр. Сабыйлар янына Төмән өлкәсе янгынга каршы хезмәт эшчеләре, Бөтенроссия ирекле янгын оешмасының Төмән өлкәсе бүлеге хезмәтчәннәре килделәр. «Любознайки» әзерләнү төркеме тәрбияләнүчеләре кунакларны шигырь сөйләү театр тамашасы, җырлар җырлау һәм бию композицияләре белән котладылар. Шулай ук кунакларга истәлекле рәсемнәр бүләк иттеләр.

Өлкән һәм урта төркемнәр тәрбиячеләре янгын нәрсәдән куркуын, аны ничек сүндерергә мөмкин булуын күрсәттеләр. Әгәр янгын чыкса, үз-үзеңне ничек тотарга, коткару өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында әңгәмә уздырылды. Балалар берничә табышмакка җаваплар әйттеләр. Хезмәткәрләр ата-аналарга янгын куркынычсызлыгы турында буклетлар тараттылар.

Урамда сабыйларны янгын сүндерү машинасы көтте. Балалар янгын сүндерүченең киемен киеп карадылар. Янгын-коткару җиһазларын күрделәр. Хәрби машина кабинасына керделәр. Бу очрашу балаларда янгын сүндерүче һөнәренә кызыксыну һәм хөрмәт тудырды. Ул озак хәтерләрендә калачак.

* * *

Собственные спортивные рекорды. Җиңү көне якынлашуы уңаеннан төмәнлеләр үз спорт рекордларын куялар. «За77 секунд» спорт акциясендә Төмән, Исәт, Сладково районнары вәкилләре катнаштылар да инде.

Скакалкада сикерү, кулда һәм терсәктә тору, туп тибү... Оештыручылар көн саен катнашучыларның географиясе артачак дип ышаналар.

Акцияне Төмән өлкәсе физик культура, спорт һәм өстәмә белем департаменты белән бергә FlyFamilу аэродинамик комплексы үткәрә. 13 майда өч номинация буенча җиңүчеләрне игълан итәчәкләр.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума