Батырларның даны онытылмый

последние и лучшие новости искусства в мире

 Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз. Ничә миллион кешеләрнең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган ул.


Йөрәкләрне җилкендереп илгә тагын Җиңү язы килде. Бу көннәрдә илебез Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышта гомерләрен өзгән каһарман фронтовикларны данлый. Кызганычка каршы, алар инде авылыбызда юк. Без бары тылда авыр тормышны үз җилкәсендә алып барган тыл эшчәннәрен, сугыш елы балаларын тәбриклибез. Аларның ул елларда күрсәткән батырлыкларына, түземлегенә таң калабыз. Аларга баш иябез! Еллар уза. Дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар, анда батырлыклар күрсәткән авылдашларыбыз турында онытырга беребезнең дә хакыбыз юк.

Безнең кечкенә Муллаш (Пышны) авылыннан да 109 кеше сугышка китә. Шуның 58е яу кырында ятып кала. Бары тик 56 кеше генә исән-сау әйләнеп кайта. Авыл уртасында сугышта һәлак булган, кайтып үлгән авылдашларга һәйкәл салынган.

19.31

Шушы көннәрдә авыл тарихын барлап утырганда сугыштан кайтып вафат булган авылдашларыбызның күрсәткән батырлыклары, эзтабарлар ярдәмендә табылган каберләр турында күп кенә мәгълүматларга тап булдым. Шуларның берсе – Идрис Сәмигулла улы Шәмсетдинов турындагы истәлекләр.

Бу геройның батырлыгы турында элек ишеткән булсам да, архив материалларын беренче тапкыр күрәм. Идрис баба турында бу документларны аның кече улы Ризван Сәмигуллин җибәрде. Бик кызыклы документ, газета укучылар, авыл халкы өчен бу зур горурлык дип уйлыйм. Яшьләребез өчен, бигрәк тә бүгенге катлаулы заманда, бу чын батырлык үрнәге. Идрис баба Муллаш авылында дөньяга килә. Әтисе Сәмигулла, әнисе Бибикәлимә гади крестьяннар була. Сугыш башлангач, 1942 елда бердәнбер улларын – 17 яшьлек Идрисне сугышка озаталар. Гади авыл егете сугышның башыннан алып ахырына кадәр зур батырлыклар күрсәтә. Аның батырлыклары турында түбәндәге архив документларында язылган:

«В 17 лет, 08 октября 1942 года был призван в ряды Советской Армии Тюменским РВК Омской области. 19 октября 1942 года прибыл в состав 1238 стрелкового полка 334 стрелковой роты 256 стрелковой дивизии 2 уд. армии Волховского фронта.

По прибытии на фронт был зачислен в разведроту полка. Ходили в тыл врага и производили диверсии. Перед наступлением полка, для полной информации дислокации противника, брали в плен «языка». Неоднократно на своих плечах доставлял противника «языка» в КП.

Первой медалью «За отвагу» награжден Приказом 1240 сп № 07-Н от 15.03.1943 года за то, что в бою в районе реки Лязин с 12 по 23 февраля 1943 года под сильным артиллерийским огнем собрал непосредственно на поле боя: винтовок 74 шт., стрелковых пулеметов - 2, ППГ - 10 и много другого военного имущества и при контратаках противника 20 февраля 1943 года принимал непосредственное участие и уничтожил 2-х немецких солдат.

Приказом 1238 сп № 025-Н от 30.10.1943 года награжден медалью «За отвагу» за то, что в наступательных боях за рощу «Клещ» 2-3 августа 1943 года и в боях за высоту «Пятачок» южнее деревни Гайтолово 7 октября 1943 года одним из первых врывался в траншею противника и в траншейном бою уничтожил огнем из своего автомата и гранатами до десяти фашистов и гранатой уничтожил станковый пулемет противника вместе с его прислугой. Участвовал в обороне Ленинграда и 13.01.1944 года был награжден медалью «За оборону Ленинграда». Орденом Славы III степени награжден Приказом № 256-й стрелковой Нарвской-Краснознаменной дивизии действующей армии № 07-Н от 29.01.1945 года за подвиг, совершенный с 24.01.1945 по 28.01.1945 года выполнял 10 боевых задач. 28.01.1945 года действуя возле хутора Золнгурю стремительно ворвался в траншею противника, в короткой схватке уничтожил огневую точку вместе с расчетом - одного убил и одного пленил и в срок доставил на КП. Уничтожил 6 солдат противника.

В мае 1945 года окончание войны встретил в Румынии. И 9 мая 1945 года был награжден медалью «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.».

За отличное знание разведки и хорошее выполнение боевых задач в боях и за отличные показатели политической подготовки награжден значками «Отличный разведчик». Имеет значок гвардейца.
За время участия в Великой Отечественной войне с 1942 по 1945 год был несколько раз ранен. Были тяжелые и легкие ранения.

После оканчания Великой Отечественной войны служил в рядах Советской Армии в городе Бельцы (Молдавская ССР). Демобилизован 13 января 1948 года».

Кайтуга яшь егет тулы тормыш юлын башлый. Муллаш авылында салым агенты булып эшли. 1951 елда Закирә исемле кызга өйләнеп, гаилә кора. Бер-бер артлы Ринат, Ризван исемле балалары дөньяга киләләр. Төмән МТСына эшкә урнаша һәм аннан тракторчылар курсларына җибәрелә. Курсларны тәмамлагач, тракторчы вазифасында гаиләсе белән Төмәннең Боровский поселогына күченә.

Ләкин бәхетле көннәр озакка бармый. Кызганычка каршы, һәлакәткә очрап, 1958 елда гомере өзелә. Закирә апа бик яшьли тол кала. Балалар әти назын күрми үсә. Идрис баба авылдашлары хәтерендә бик сабыр, итагатьле, эшчән кеше булып истә кала. Безнең татар халкына гына хас иң күркәм сыйфатлар була анда. «Беркайчан да күкрәген киереп үзенең батырлыгы белән мактанып йөрмәде», - дип искә алалар аның турында чордашлары. Ул туры сүзле, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли торган, апасы Саҗидә, сеңелесе Фатыйма апа өчен туган җанлы, кешелекле ир-егет булып истә калган. Бик яшьли якты дөньядан киткән авылдашыбыз үзе кебек сабыр, акыллы 2 егет калдырды. Балаларны Закирә апа ялгыз үстерде, бөтен авырлыкларны җиңеп аларга төпле белем алырга булышты. Олы уллары Ринат техникум тәмамлап, армия сафларында хезмәт итте, бер ул һәм бер кызы бар. Ләкин озак авырудан соң бакыйлыкка күчте. Ә Ризван Төмән индустриаль институтын тәмамлап, дипломлы белгеч булды. Ул да Гөлүсә исемле кызга өйләнеп, матур гаилә корды, кызы Ларисаның һәм оныкларының яраткан әтисе, дәү әтисе. Ризван әтисеннән 1,5 яшьтә кала. Ул да әтисе турында истәлекләрдән, архив документларыннан гына белә. Эзләнә.

Әйе, ничә еллар узса да, азатлык өчен көрәштә кан койган, гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре буыннардан буынга күчсен, һәйкәлләргә, каберләргә сукмак өзелмәсен.

Бу язма авылдашлары – муллашлылардан дога булып барсын!


Фәнисә ЗИННӘТУЛЛИНА,

Россиянең атказанган укытучысы.
Төмән районы, Муллаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума