«Елмаеп, дәртләнеп алга барыгыз»

последние и лучшие новости искусства в мире

Апрельнең соңгы көнендә Түбән Тәүде районы, Киндерле мәдәният йортында «Безгә 10 ел» исемле «Киндерле кичләре» үзешчән җыр ансамбленең юбилей концерты гөрләп узды.

Чараны ансамбльнең сүз остасы Фәния Заһидуллина Киндерледә туып-үскән шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшаның «Гаҗәеп авыл» шигырен сөйләп ачты. Шул ук вакытта экранда Фәһимә Бучельникова төшергән фоторәсемнәрдән шушы авыл турында слайд күрсәтелде.

20230505 094435

- Казанда яшәп иҗат итүче авылдашыбыз Шәүкәт Сибгатуллин өчен чын күңелдән горурланабыз. Бу көннәрдә шушындый зур бүләккә лаек булды. Шәүкәт абыйга сәламәтлек, бетмәс иҗади уңышлар телибез, - дип сөйләде Фәния апа.

Бәйрәмне күркәм, кызыклы итеп Мансура Фазлуллина, Айсылу Исакина алып бардылар.

-2013 елны «Киндерле кичләре» исемле ансамбль төзибез, дип авылның ветераннар советы рәисе Фәһим абый Хәмидуллинга (мәрхүм) әйттек. Ул безне хуплады, фатиха бирде, - дип башлады Мансура Тукай кызы.
Ансамбльнең җитәкчесе Фәния Краморова Төмәндә уздырылган Айдар Фәйзрахманов исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт ансамбленең концертында коллективка милли костюмнар бүләк иткәннәре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровка, һәрчак ярдәм кулы сузучы эшкуар Гүзәл Әминовага рәхмәтен белдерде.

Сәхнәгә Новотроицк авыл хакимияте башлыгы Олег Ахмеров күтәрелеп, чын күңелдән коллективны котлады, Фәния Риза кызына Түбән Тәүде районы Думасы рәисе Виктор Мышкинның Мактау кәгазен, Түбән Тәүде районы «Мәдәният» оешмасы директоры Наталья Буракованың Рәхмәт хатын һәм коллективка бүләген бирде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина һәр катнашучыга Рәхмәт хаты һәм коллективка бүләк тапшырды. Түбән Тәүде районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Виалетта Бикмулина тәбрикләде. Тарман авылыннан килгән «Саз» фольклор ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова бүләк тапшырганнан соң: «Сезгә көнләшерлек, ике гармунчыгыз, якты, киң, заманча мәдәният йортыгыз бар. Без сезне яратабыз, бергә-бергә шулай яшик», - дип сөйләде.

«Зөбәрҗәт» халык җыр ансамбле җитәкчесе Эльвира Голубева коллективны котлап бүләк биргәннән соң, Фәния Краморовага милли эшләр буенча өлкә комитетының Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Рәхмәт хатын, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровның Рәхмәт хатын, бүләген тапшырды. Киндерле мәдәният йорты директоры Светлана Серебрянская:

-Без сезгә истәлек бүләк итәбез, - диде. Укучылар чыгып һәр артистка рамга куелган төрле елларда төшерелгән фоторәсемнәрен бирделәр. Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиева котлау сүзләрендә: «Сез шундый матурлар, ә без сезне хөрмәтлибез! Һәрвакыт шулай елмаеп, дәртләнеп алга барыгыз!» - дип сөйләде.
Фәния Краморованы кызлары: Оксана белән Юлия кайнар котладылар, әниләрен чәчәкләргә күмделәр. Бәйрәмдә чәчәк бәйләмнәре күп булды. Искиткеч шәп, истә калырлык концерт үтте. «Киндерле кичләре» ансамбле, «Бәйрәм» бию коллективына, озак еллар бергә булган Наилә Мотыйгуллинага, фольклорда катнашкан Фәрхәт Фәхретдиновка, Диана Әсәдуллинага, Алинә Әхтариевага Фәния Риза кызы бүләкләр таратты. Ерактан килгән кунакларга, тамашачыларга зур рәхмәтен белдерде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума