Халык календареннан

последние и лучшие новости искусства в мире

Искечә 24 апрельдә (6 майда) иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.

6 майда чык булса – кыярга туклык.

9 майда бака кычкырса, солы тишелә башлый. 9ында җил булса, бөтен җәй җилле булыр.

10 май көнендә яңгыр булса, бөтен җәй яңгырлы булыр.

11 майда юеш булса, бөтен җәй юеш булыр.

13 майда озынборын чыга.

19 майда кыяр утырт.

Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр.

Майның яңгырлы булуы – иген-печәнгә файда, җимешкә зыян.

Майда яңгырлар күп булса, арыш уңар.

Кояш бату белән караңгылык төшсә, яңгыр булыр.

Яңгыр буласы, көн бозыласы булса, казлар-үрдәкләр су өстендә җәяү йөгерер.

Никола (искечә 9 май һәм 6 декабрь) җитми, җәй булмый, Никола җитми, кыш булмый.

«Балалар календаре».

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума