Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Киндерле кичләре»нә 10 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

Әле яңа гына Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы «Киндерле кичләре» фольклор һәм җыр ансамбле сәхнәгә чыккан иде шикелле. Шул арада 10 ел үтеп тә киткән. Аның беренче чыгышы 2013 елның 8 мартында  булды. Зур уңышларга ирешү өчен бу бик аз вакыт кебек. Әмма «Киндерле кичләре» иҗатының беренче адымнарыннан ук уңышлы чыгышлары белән танылып китте. 


Чыннан да, «Киндерле кичләре» район күләмендә генә түгел, өлкәбездә дә уңышларга иреште. Ансамбль кызлары борынгыдан килгән мирасны барлап, аны халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерергә тырышалар. Репертуарларында «Аулак өй», «Урак өсте», «Печәнгә төшү», «Итек басу», «Каз өмәсе», «Көтүне озату» дигән фольклор-этнографик күренешләр бар. Аларда ансамбль җырчылары җирле телдә җырлар башкаралар, әйтем-мәкальләр, такмаклар әйтешеп, ырымнар кушып уеннар оештыралар.
 19.4

«Авылыбызда җырга-моңга гашыйк, бай күңелле кешеләр байтак бездә. Шуларның 11е «Киндерле кичләре»нә йөри. Алар - Фәния Краморова, Нурания һәм Гөлфинур Бакиевалар, Фәния Заһидуллина, Нәркизия Әхтәриева, Рузалия Сәмарханова, Фәрханә апа Гыйльманова, Асия Сәйдуллина, Мансура Фазлуллина, Нәсимә Насыйрова, Мөнирә Калиева. Баянчыбыз – Ильяс Әхтәриев. Фольклорда катнашучылар – Диана һәм Аделина  Әсәдуллиналар, Фәрхәт Фәхретдинов, Илназ Умбитов. Бүген ансамбльгә йөрүчеләрнең иң өлкәненә 79 яшь. Кызларның һәрберсе күңел биреп, яратып йөриләр. Алар биредә аралашалар, серләшәләр, киңәшләшәләр дә. Тугыз ел безнең белән Наилә апа Мотыйгуллина булды. Берничә ел ансамбльдә катнашучылар - Әминә апа Фазлуллина, Алик Сәгъдиев, Асия апа (мәрхүмә). Фазлуллина. Без үзебезне җирле халык дип саныйбыз, чөнки ата-бабаларыбыз Төмән җирендә туганнар. Без беренче бурычыбыз итеп - саф ана телебезне, татар телебезне саклап калуны куябыз, шуның өчен тырышабыз. Аны ата-бабаларыбызның васыяте дип тә, әманәте дип тә әйтеп була. Ана телен саклау, аны буыннан-буынга җиткерү – әниләребезне ярату, ата-бабаларыбызны ихтирам итү билгесе. Шулай ук безнең өчен иң мөһиме-мәдәниятнең бөтен байлыгын саклап калу. Безгә фольклор материал эзләп ерак йөрисе түгел, үзебезнең авыл гореф-гадәтләренә таянып эшлибез. Сәхнәгә куелган күренешләр элек авылыбызда гадәти хәл булган.

Мин, коллектив җитәкчесе буларак, сценарийлар язам һәм кызлар белән бергә фикер алышып, төзәтмәләр кертәбез. Коллектив күп санлы Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнде. Әлеге уңышларыбыз безгә көч-куәт өсти, тагын да илһамланып иҗат итәргә канат куя», - дип сөйли Фәния Риза кызы. 

«Узган һәр бәйрәмдә бик теләп катнашып торучы коллектив ул. Сокланабыз аларга, – диде Киндерле мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Серебрянская. – Алар дәртле дә, чая да, матур да, уңган да, булган да! Алар уйнаулары белән генә дә түгел, әби–бабаларыбызның инде онытылып барган  йолаларын яңартып сәхнәгә чыгарулары белән дә сокландыралар.      Әлбәттә, коллектив җитәкчесе Фәния Краморованың эшен дә билгеләп үтәсе килә. Аның сабырлыгы, оештыру  сәләте, искиткеч энергиясе әле һаман яшьләрнеке кебек янып, кайнап тора. Киләчәктә дә алар безне, авылны куандырып, үз эшләрен дәвам итәрләр дип  ышанабыз. Коллективка зур уңышлар, рухи көч, энтузиазм һәм бәхет телибез».

«Киндерле кичләре»нең  репертуарында халык арасында киң таралган бик күп җырлар бар. Иң өлкән яшьтәге Фәрханә апа матур тавышка ия һәм аның моңлы, дәртле җырларын тамашачы көтеп ала. Фәния апа Заһидуллина һәм Нәркизия апа Әхтәриева -  нәфис сүз осталары, алар  күңелләргә үтеп керерлек матур шигырьләр сөйлиләр. Һәрбер чыгышны әзерләү өчен алар күпме көч һәм хезмәт куялар. Һәр чыгышлары  тамашачыга шатлык-куанычлар  китерә. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын саклаучы апаларыбыз булуына без сөенеп яшибез. 

«Киндерле кичләре» коллективын юбилее белән котлыйбыз. Иҗат чишмәләре беркайчан да саекмасын, киресенчә, артсын, ташысын гына. Яңа ачышлар юлдаш булсын. Матур чыгышлары, моңлы җырлары белән безне гел сөендереп торсыннар. Иҗатлары белән китергән шатлыклары өчен мең рәхмәт аларга! 

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836