#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Рухланып, тәҗрибә туплап кайттык

последние и лучшие новости искусства в мире

 24-26 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын (lнчесе – 1917, llсе 2019 елда) үткәрде. Съезд эшендә Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 төбәгеннән, ерак һәм якын чит илләрнең 15 иленнән 500дән артык делегат катнашты. Бу делегатлар арасында өлкәбездән дә вәкилләр бар иде, әлбәттә. 

Казан чит ил, төбәкләрдән ел саен бик күп кунаклар каршы ала. Анда төрле чараларны югары дәрәҗәдә оештыралар, программа бик тә тыгыз әзерләнгән була. Бу съезд эше дә шулай барды. Поезддан төшеп тә өлгермәдек, тиз арада әзерләнеп «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенә пленар утырышка барып җитәргә тиеш идек. Алдан кул эшләре остаханәсен дә карап чыктык. Искитмәле оста хатын-кызларыбыз, сүз юк! 

Утырышны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәреп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләде. Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үткән корылтайлар, эшләр белән таныштырды. Аннары тырыш хатын-кызларыбызга сүз бирелде. 

Өлкәбездә быел гына ныклап эшен башлаган «Нур» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Венера Калиева Себердә үсә торган дәвалау үзлекләренә ия җиләкләр һәм җирле дәвалау ысулларын әйтеп үтте. Оешманы күрүләре, җитәкчесенә пленар утырышта чыгыш ясау мөмкинлеге бирүләре – зур казаныш, аларга ышану нәтиҗәсе. 
19.2
Кичен «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә һәр татар хатын-кызына таныш «Сөембикә» журналының 110 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичәдә катнаштык. 2 сәгатьлек бәйрәм бер тында үтеп китте. Котлаулар да ялыктырмады. Җырчылары һәм җырлар күңелгә бик тә хуш килде. Күңел ару-талуларны онытып, рәхәтләнеп ял итте. 

Икенче көнне Казанның алдынгы шәхси мәктәпләрендә милли мәгарифнең торышы белән таныштык. Казан федераль университетының якташларыбыз укый торган филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының эшчәнлеге, белгечләр әзерләү методологиясе турында мәгълүмат алдык.
 
Татар гаиләсендә буыннар хәрәкәте, тәрбия, эшмәкәрлек турында эчтәлекле мәйданчыклар эшләде. «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында дастаннарга багышланган бик тә оста әзерләнгән «Калфак туе» чарасында булдык. 2023 нче ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан Милли дастаннар елы дип игълан ителгән иде. Юкка гына хатын-кызларга тәкъдим итмәделәр бу бик тә әзерлекле, эчтәлекле чараны. Дастаннар – татар милләтенең искиткеч зур байлыгы. Аларда милли аң саклана. Себер төбәгендә күп дастаннар табылуы да билгеле.
  
Кичен тагын бер күңелле чара әзерләгән оештыручылар: Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Уфа «Нур» татар дәүләт театры тарафыннан Зифа Кадырова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен тамаша кылдык. Китабын укыган булганга, спектакльне тагын да тирәнрәк кабул иттем, артистларның осталыгына баш иеп, көчле кул чаптык. 
19.3
26 нчы апрель көнне делегатлар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар, теләүчеләр шигьрият бәйрәмендә рухи көч тупладылар. Якташ шагыйребез, газетабызның дусты, ярдәмчесе Шәүкәт абый Гаделшаның Г.Тукай исемендәге олы бүләккә ия булуын ишетеп бик тә сөендек. 

Съезд эше зур әһәмияткә ия. Бөтен дөньядан җыелган ярты миллион хатын-кызның милли киемнәрдә иң яхшы мәктәп, залларда татарча сөйләшеп, аралашып йөрүе горурлык тудыра. «Сәйдәш»тән чыкканда башка милләттән әби һәм бабай гаҗәпләнеп туктап карап торалар. «Сез кемнәр, нинди концерт булды?» дип сорадылар алар. Без бөтен дөньядан съездга җыелган татар хатын-кызлары, дим. «Без сезне артистлармы дип уйлаган идек. Ә барыгыз да матур киемле, тамашачы кая соң монда дип аптырадык. Чын-чынлап татарлар өчен горурланабыз. Шундый матур шәһәрдә яшәвебезгә шатбыз», - диделәр алар. 

Өлкәбездән катнашкан делегатлар да канатланып, алга яңа планнар корып, күп белем үзләштереп, тәҗрибә туплап, алдынгылар белән танышып кайттылар. Мәсәлән, «Нур» оешмасы җитәкчесе Венера Калиева поездда ук үз фикерен җиткерде: «Бик шатланып, канатланып кайтып киләм, башымда хәзер татар хатын-кызлары белән алга таба эшләр алып барырга шундый күп уйлар туды. Алган тәэсирләр биниһая!!! Татар милләтеннән булуыбызга зур горурлык хисе белән янып, киләчәгенә якты өметләр белән, оешмабыз тарафыннан эшләнгән искиткеч зур эшләргә сокланып, яңадан да әле җиң сызганып эшләргә кирәклегенә инанып, бергә булуыбызга бик шатланып, милләтебез ханымнарының шулкадәр тырыш, булганлыкларын күреп, бик күп яктан үрнәк алып, очсыз-кырыйсыз уйларга чумып, яраткан шәhәребезгә кайтып киләбез.

Шулкадәр җайлы, уңайлы яшәү урыннарыбыз, бар яктан да уйланып эшләнгән матур программа, шундый рәхәт транспортлар, искиткеч тәмле ризыклар, баштан аяк татар мохите эчендә булуыбыз, Г.Камал театрындагы тамаша өчен - без күргән барлык кадер-хөрмәт өчен Аллаhы Тәгаләнең зур-зур рәхмәтләре булсын иде . Яңадан да бергәләп очрашырга, милләтебез, динебез дип янып яшәүләр язсын иде барыбызга да! Сау- сәламәт кенә булыйк алда да!  Хәзер инде чыннан да беләм безнең эшне күрә торган, ышана торган кешеләр бар икәнен, әлһәмдүлилләһ».
 
- Съезддан искитмәле хисләр белән кайтып киләбез. Бөтендөнья татар конгрессына шундый чараларга чакырулары өчен зур рәхмәт җиткерәбез. Бик эчтәлекле, әзерлекле үтте. Төрле күргәзмәләр, очрашулар булды. Алардан соң горурланып, хисләргә күмелеп очып диярлек кайтасың. Әлегедәй чараларны үзебездә дә оештырасы килә. Өлкәбездә дә җыелышсак яхшы булыр иде. Татарлыгыбыз белән горурланабыз. Телебез дә, мәдәниятебез дә сакланып калыр. 

Делегациябез җитәкчесе Зилә Юсуповага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ул барысын да хәбәр итеп, яңалыклар белән таныштырып, оештырып торды. Әлегедәй чаралар эшебез өчен бик кирәк һәм кызыклы. Күп файдалы белемнәр тупладык, - дип сөйләделәр Тубыл себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре Рузалия Корманалиева һәм Рәсилә Колмәмәтова. 

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836