#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубылда «Зәнкиев укулары»

последние и лучшие новости искусства в мире

 Укытучы һәм остаз елына багышланган «Зәнкиев укулары» VII нче халыкара фәнни-практик конференциясе Тубыл шәһәренең «Синтез» сәнгать һәм мәдәният үзәгенең кече залында Тубыл шәһәренең педагогия институты оештыруында, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Тубыл шәһәре хакимияте, Тубыл шәһәре иҗтимагый Палатасы ярдәме белән узды.

Чараны «Себер гимны» белән танылган җырчы, Себер сандугачы Зәкинә Арангулова ачты. Аннары кунакларны филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина сәламләде һәм делегатларга сүз бирде. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Эльмира Алиева җитәкчесе Роман Малыгинның Котлау хатын укыды. Тубыл пединститутының директор вазыйфасын башкаручы Петр Шитиков, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Василий Кожедуб, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Тубыл шәһәр Думасы депутаты, шәһәр автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин язучыны җылы сүзләр белән искә алдылар. Сәламләү сүзендә Якуб Зәнкиевнең улы Нур Зәнкиев (нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, ягулык-энергетика комплексының атказанган хезмәткәре) әтисе турында якты хатирәләре белән уртаклашты.

Бохара дәүләт университетының проректоры Рөстәм Җумаев, Төмән өлкәсенең «Ватан» үзбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Муин Сабиров барлык катнашучыларга уңышлы, нәтиҗәле эш, иминлекләр теләде. Конференциядә катнашучылар Кыргызстан Республикасыннан Мелис Мораталиевның, Төркия Республикасы Парламенты депутаты Сәид Юдҗеның экраннан күрсәтелгән котлауларын җылы кабул иттеләр.

19.1

Пленар утырышта филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль универстетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина «Якуб Зәнкиевнең иҗади эшчәнлеге XX гасырның икенче яртысындагы татар әдәбияты контекстында» дигән тема буенча чыгыш ясады. Залда утыручылар хатирәләрен яңартып, Бөек Ватан сугышы ветераны, милли мәктәптә эшләгән укытучы, мәктәп җитәкчесе, укучыларын милли рухта, дус, тату, мәрхәмәтле итеп тәрбияләгән укытучы, татар әдәбиятын үзенең романнары белән баеткан, беренче булып себер татар халкының тормышын, тарихи үткәнен язып калдырган, олы хөрмәткә лаек шәхес Якуб абый Зәнкиевне искә алдылар. Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов Идел-Урал татарлары һәм Себер татарларының тел һәм этник берләшмәсе турында диалектлардан мисаллар китереп чыгыш ясады. Педагогия фәннәре кандидаты, Казан Идел буе федераль университетының мәдәниятара коммуникацияләр филологиясе институтының гомуми тел белеме һәм төрки гыйлем кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллинаның «Яңартылган ФГОС шартларында туган тел укытучысының эшчәнлеге» темасына чыгышын конференциядә катнашучылар зур игътибар белән тыңладылар. Һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат алды.

Фәнни-практик конференция эше пединститутта узган тематик секцияләрдә дәвам итте. Монда башлангыч сыйныф укучылары өчен «Татар балалар әдәбияты (XX гасыр ахыры-XXI гасыр башы)» яңа чыккан хрестоматия китабының презентациясе узды. Авторлары - филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова белән Гүзәл Фәйзуллина кыскача хрестоматиянең эчтәлеге белән таныштырдылар. Хрестоматиянең рәссам-иллюстраторлары Асия Закорюкина, Наталья Молдук иҗади хезмәтләре турында сөйләделәр. Чарада шигырьләре китапка кергән җирле шагыйрәләребез Фәхриҗамал Утяшева, Галия Абайдуллина да катнашты. РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укытучысы Банисә Ниязованың «Әдәби уку дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталыгын үстерү алымнары» темасына ясалган чыгышы, укучылары белән Г. Тукайның «Кәҗә белән сарык» шигыренә, андагы геройларга анализ ясаулары да кызыклы үтте. Гомумән, конференциядә этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә тел һәм әдәбиятны укыту методикасы проблемалары белән бәйле актуаль мәсьәләләр каралды. Туган тел укытучылары укучыларда бала вакытларыннан бөек язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗатына мәхәббәт тәрбияләү сәләтен үстергәннәрен, дөньякүләм танылган шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗаты белән таныштырганнарын күрдек. Андый укытучылар булганда телебез дә югалмас.

Филология фәннәре докторы, профессор Елена Ермакова җитәкчелегендә узган секциядә катнашкан Нәчифә Казыймова: «Мин инглиз теле укытучысы. Хезмәт стажым 39 ел. Конференциядә минем өчен актуаль темалар яңгырады. Пленар утырышта филология фәннәре докторы, профессор Флера Сәйфуллинаның чыгышы мөһим, кирәкле, кызыклы булды. Мин горурланып утырдым: безнең Якуб абый танылган классик язучылар рәтендә. Язучының әсәрләренә күбрәк игътибар булырга тиеш дип уйлыйм. Миңа яшь укытучы Сәрия Кәбированың тәҗрибәсе күңелемә ошады. Ул рус теле укытучысы, дәресләрендә Якуб Зәнкиевнең әсәрләреннән текстлар алып, чагыштырып укыта. Минем инглиз теле дәресләрендә туган ягыбызда яшәгән күренекле шәхесләр турында укучыларым проектлар әзерлиләр. Я.Зәнкиев турында да укучыларыбыз инглиз телендә язалар. Үзем «Тубыл-Иртеш татарларының диалектлары лексикографик аспектында” темасына чыгыш ясадым. Бу тема институтта укыган еллардан бирле мине кызыксындырды. Мин әдәби татар телен үзәк телебез дип саныйм. Безнең себер татар сүзләре татар телен баета. Конференциянең башында Василий Кожедуб татарларга бердәм булып яшәргә кирәклеген әйтте. Бу - дөрес фикер. Моңарчы бердәм булган татар бүленергә тиеш түгел. Язучы Якуб Зәнкиев тә әдәби татар телендә язган. Аның үрнәген онытмыйк», - дип фикерләре белән уртаклашты.

Конференция кысаларында яңгыраган «Тубыл губернасының мөселман метрик язмалары тарих-лингвистик чыганаклары буларак» дигән тема авторы профессор Гүзәл Фәйзуллинаны агымдагы елны фәнни юнәлештәге уңышлары өчен Петр Шитиков Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Конференция кысаларында кунаклар өлкә халык мәгариф музеенда, шәһәрнең 15 нче мәктәбендә, милли музеенда булдылар, кызыклы күргәзмәләр карадылар. Шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәгендә оештырылган музыкаль–әдәби кунак бүлмәсендә Я.Зәнкиевнең улы Нур, аның тормыш иптәше Сәкинә, оныгы Диләрә, нәбәрәсе Лия, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре якты хатирәләре белән уртаклаштылар.

Римма УМИТБАЕВА

Рәсемдә: конференциядә катнашучылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836