#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Туган тел укытучылары семинарында

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районындагы этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә туган тел дәресләрен алып баручы укытучылар өчен оештырылган чираттагы семинар «Филологның һөнәри компетентлыгы белем бирү процессының сыйфатын арттыруда төп фактор булып тора» дигән темага Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә үтте. Аны районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова алып барды.

Ул коллегаларын җылы сәламләп, семинарга килгән хөрмәтле остазлары - филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы Хәнисә Алишинага укытучыларның хезмәтләре белән гел кызыксынып, аларга төрле яктан ярдәм күрсәтеп торганы өчен аерым рәхмәтен белдерде. Һәм үзенең «Замана укытучысының имиджы» дигән темага әзерләгән доклады белән таныштырды. Чыгышында ул укытучының тышкы кыяфәте белән беррәттән эчке дөньясының матур булуы бик мөһим икәнен искәртте. Ул : ”Балалар арасында үткәргән сораштыруларга карасаң, укучыларның 25%ы иң беренче укытучының өс киеменә, 8%ы – йөзенә, кыяфәтенә, 8%ы – кәефенә, 7%ы – аралашу манерасына игътибар итәләр”, - дип, укучы белән уртак тел табуда укытучының пөхтәлеге, үзен тотышы, аралашу культурасы, хәтта нинди ислемай куллануы да зур роль уйнаганын билгеләде.19

Муллаш урта мәктәбе укытучысы Азалия Габдрәхимова «Хәзерге педагогика фәненең характеристикасы» дигән теманы тормыштан һәм үзенең хезмәт тәҗрибәсеннән алынган мисаллар аркылы яктыртты. Талымхан урта мәктәбе укытучысы Эльмира Садыйкова үзләренең укытучылар династиясе белән таныштырды. «Замана укытучысының төп компетенцияләре» турында Индрәй урта мәктәбе укытучысы, РФнең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Рузилә Исмәгыйлова сөйләде. Семинар барышында Акъяр мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, халык мәгариф отличнигы Чулпан Качаева, Ямбай урта мәктәбе укытучысы Динара Мамикова, Каскара урта мәктәбе укытучысы Зөлфинә Хәйруллина бүгенге көндә актуаль булган темалар буенча чыгыш ясадылар. Фикер алышкан арада килеп чыккан сорауларга Хәнисә Чәүдәт кызы җавап бирә барды. Ул укытучыларны «Славян укулары» конференциясе кысаларында 24 май көнне өлкә Думасы бинасының кече залында узачак «Төмән өлкәсенең укытучылары һәм остазлары: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән фәнни-практик һәм тарих-туган якны өйрәнү секциясендә докладлары белән катнашырга чакырды. Секция утырышының эше Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучы якташларыбызга багышланганын әйтеп, бүгенге көндә мактаулы исемнәргә лаек булган укытучыларның биографияләрен язарга киңәш итте.

Гүзәлия Хәлил кызы коллегаларының чыгышларына яхшы бәя биреп, эшләрендә уңышлар теләде. Семинарны уздырыр өчен мультимедия җиһазлары белән кулланырга мөмкин булган уңайлы, якты бүлмә белән тәэмин иткән китапханә җитәкчесе Ольга Адамовичка рәхмәт белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836