Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бөек Ватан сугышы чорында (1941-1945) Җиңүне тизләтү өчен көне-төне тылда авыл хуҗалыгында хезмәт күрсәткән Себердә яшәүче хатын-кызларга багышлыйм бу язмамны. Гаилә архивында әти яктан әбиемнең бердәнбер фоторәсеме саклана. Шушы рәсемдә аңа 57 яшь. Хәзерге заман яшьтәшләре белән чагыштырсаң, әбием алардан өлкән күренә.
Һәр кеше диярлек, үзенең бабайлары, әбиләре белән кызыксына: фамилияләре каян чыккан, алар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр, яшәү рәвешләре нинди булган, туган ил өчен никадәр өлеш керт кәннәр һәм башкасы. Миңа да әбиемнең язмышы кызыклы. Әбием – тол хатын-кыз Такыя Фәхретдинова 58 яшендә генә вафат булган. Ул бабаебыз сугышка киткәнендә 8 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы (әтиебез) белән калган. Тормышның михнәте, авырлыгы җилкәсенә никадәр төшүен бу фоторәсемдә күрәбез.
Әбием – Такыя Фәхретдинова Яркәү районы, Карбан авылында туып-үскән. Бабае – Уразай, әтисе – Бусай чын себер татарлары булганнар. Әтисе – Бусай Уразаев урта хәлле җир биләүче булган. Ул 1921 елны Советлар властена каршы кулаклар фетнәсендә катнашкан өчен 12 кеше белән беррәттән атылган. Аңа 46 яшь булган. Әтисенең вафатыннан соң әнисе Гөлсабихә Уразаева 7 баланы үзе үстерә. Такыя әбием гаиләдә иң олы бала булган.
Якын дусты Фатыйма рахиттан үлә. Үләр алдыннан әбиемә тормыш иптәшенә кияүгә чыгуын үтенеп калдырган. 1926 елда Сәфәрбәк Фәхретдин улы белән гаилә корып, Ерак Көнчыгышка юлга чыкканнар. Алар Бурятиядә, Монголиядә, Кытайда, хәтта Сәмәй руслары арасында яшәгәннәр. Бер балалары кайдадыр югалган, калганнары бер-бер артлы үлгән. 1932 елны туган якка әйләнеп кайтканнар. Бабай Артомоново леспромхозында балта остасы булып эшләгән. 1937 елны «Обьгосрыбтрест» оешмасында эшли.
1938 елны Карбанга кайтып колхозга керәләр. Бабай колхозда арбалар, чаналар ясый, кышын урманга сунарга чыга. Бөек Ватан сугышында 1942 елны Волхов фронтында Демянский котелга эләгеп хәбәрсез югала.
Такыя әби сугыш елларында көне-төне колхозда я бригадир, я звено җитәкчесе булып эшли. Авылның җәмәгать эшләрен дә башкара, янгын каланчасында янгыннан саклап тәүлек буенча чиратлап дежур тора. Рамазан аенда ураза тота, «Зингер» тегү машинасында тегенеп, авыл халкын киендерә. 1957 елның апрелендә кинәт авырып мәңгелек йортына күчә.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.