Газетага язылу 

Календарь 

Май 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ихлас, дустанә атмосферада

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәренең татарлар күп яшәгән Яңавыл районының тарихын барлап, шул төбәктә тарихи эчтәлекле, милли аш-суларыбызны башка халыкларга да таныта торган мастер-класслар, кичә-экскурсияләр үткәрү остасы, авылны яшелләндерү, матурлау өчен күп көч түгүче, әле Мәскәүдәге «Россия» күргәзмәсендә бай Себер сыйлары белән таныштырган Әлмирә Гомәрова әтиләргә багышланган кичә оештырды. Дөресрәге, бу кичә быелгы Гаилә елына багышланган циклның соңгысы иде. Алдагы айларда алар әни-әти, әбиләре турында сөйләшкәннәр.

Бу көнне балаларын тәрбияләүдә атаның роле, ата-анасына һәм хатыннарына мөнәсәбәте турында сүз барды. 5 сәгатькә сузылды ул һәм, хуҗабикә сүзләренә караганда, мондый озын беренче кичә булды. Әлмирә апа башта үзе әтисе турында сөйләде. Әти мәхәббәте, аның бу тормыштагы роле һ.б. күпне ишеттек.

Безнең хикәяләр төрле булырга мөмкин. Тормыш ал да гөл генә түгел. Уңай яклары булган кебек, тискәре күренешләр дә очрый. Әти – ул, Аллаһы Тәгаләдән соң, икенче кеше дияр идем мин. Ул булыша, тәэмин итә, саклый, тәртип урнаштыра, яхшы-яманны аерырга өйрәтә, кайгырта. Мин дә әтием мине нык яратканын озак аңламый йөрдем. Аның өчен 50 ел кирәк булды. Әтием йоклаганда мәңгелек дөньясына китте. Мин Төмәнгә кайтып, әтиемне озатып, ашларын үткәреп Мәскәүгә киттем. 51нче көнен үткәрдем. Икенче көнне тора алмадым. Аякларымның хәле юк. Психологка мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул җиңел гипноз ярдәмендә дәвалады. Бу сеанс вакытында әти-әниемне, үземнең үткәнемне, киләчәгемне күрдем. Бу эшләремне башлауның, нәселемнең рухи байлыгын киләчәк буыннарга калдыру идеясе дә шул сеанс вакытында туды. Тормыштагы төрле хәлләрне ничек булган шулай кабул итәргә кирәклеген аңладым мин анда.

Әтием белән без шалаш та ясадык, яшел болынга да алып барды. Утын ярырга, мич ягарга һәм башкаларга өйрәтте. Өйрәнгән эш ул һәрвакыт кирәк булачак, ди иде. Беркайчан да тәмәке тартмады, сүгенгәнен ишетмәдем. Үз әти-әниләренә һәм әни яктан әби-бабаема игътибары минем өчен үрнәк. Ул һәрвакыт аларга булышырга вакыт таба иде. Намуслы, алдый белми торган, искитмәле ярдәмчел кеше иде. Үзен югары тотмады. «Балам, министрмы, колхозчымы – әһәмиятле түгел, һәр кеше хөрмәткә лаек», - ди иде. Таләпчән, шул ук вакытта гадел булды. Беркайчан да кул күтәрмәде. Нәзек чыбыкны чыжлатып кына җибәрә иде. Ләкин безгә тимәде. Алдауны яратмый иде. Кулы оста: югары белемле инженер булуга карамастан, авылда мичен дә чыгарды, өй башларын да япты, урман җиләкләрен шулкадәр оста итеп җыя иде, тарихны яхшы белде. Бала-оныкларына әкиятләр сөйләргә оста булды. Кеше риза булып китсә, төшкә керми, диләр. Минем белән шулай: төшемдә күргәнем юк. Күңелемдә аңа рәхмәт хисләре генә саклана.

Аннары теләге булган һәркем үз әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Ольга Тюлькова сугыш ветераны әтисенең фотоларын, сугышта алган орден-медальләрен алып килгән. Чыгышларда гаиләдә әһәмиятле роль уйнаган әти тәрбиясен төрле кичерешләрдә күрдек: кем чиксез горурлык кичерсә дә, үпкә саклый; кем бала чагындагы ачулы хис-кичерешләрен еллар узгач кына аңлый; бала вакыттагы үзе күзаллаган әтиле булмау да психологик яктан начар тәэсир итә... Әтиләрнең дә идеал түгеллекләре, тик һәркайсы тормыш бүләк итүдә өлеш керткән баласын үзенчә яратуы, аны әйтергә дә батырчылык итмәве, эшләре белән раславын, аларның да хата ясауларын, баланың хыялындагыча әти була алмавын аңладык. Бер-берсен белмәгән кешеләрнең беркемгә дә сөйләмәгән истәлекләре белән уртага салып аралашуларында Әлмирә ханым оештырган кичәләрнең дустанә мөнәсәбәт тудыруы аңлашыла, әле боларга өстәп, тәрбияви яктан да күпне аңларга ярдәм итәләр. Бергәләшеп горурланырлык яклары өчен шатландык; борчыган хәлләрдән чыгу юлын ачыкладык, киңәшләр бирелде. Уйланып, күңелеңдәгеләрне чагыштырып, киңәшләргә игътибар итеп, йөрәгеңдә авыр таш булып яткан үпкә-нәфрәтне эретергә юл күрсәтелә монда.

Дөресен әйтим, очрашуга үрнәк әтиләр, аларның лаек эшләре турында тыңларга барган идем. Ә төрлечә хикәяләүләр гаҗәпләндерсә дә, файдалырак булды, минем карашка. Кунакларга да шулайдыр, алай булмаса «Гаилә» циклындагы кичәләрдә дүртенче тапкыр катнашмаслар иде.

Әлмирә Гомәрова оештырган чараларга бу унынчы килүе икән Ольга Тюлькованың һәм ул һәрберсеннән канәгать. Әле унберенчесенә дә язылып куйган.

Монда шулкадәр ихлас, дустанә атмосфера. Без күңелләребезне ачып салабыз. Туганлашкан шикелле булабыз. Проблемаларны онытып, фикердәшләр белән аралашабыз. Бу бик гаҗәп. Менә шул аралашу, аңлашу бик ошый миңа. Без тиз генә кичәләрнең темасын кабул итеп, үзебез турында сөйләп китәбез. Әлбәттә, һәрвакыт өстәл мул, тәмле сыйлар белән тулы. Шәһәребездә безгә аралашу, ял оештырган өчен зур рәхмәт Әлмирәгә, - дип кичерешләре белән дә уртаклашты ул.

Әле һәр кунак хуҗабикәдән бүләкләр дә алып кайтып китә һәм тагын үзе өчен файдалы кичәгә килү турында планлаштыра башлый.

Һәм тагын бер игътибарга лаек күренеш: Әлмирә Гомәрованың сак кына итеп татар халкы турында уңай яктан гына сүз алып баруы, аның, үз үрнәгендә, уңай гаилә тәрбиясен үзәккә куюы, олыларга хөрмәт, кечкенәләргә игътибар булуы күңелләрдә калырлык итеп бирелүе.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836