Газетага язылу 

Календарь 

Май 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Халык ышанычы һәм ярдәме мөһим

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмәнлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр. 19 апрель көнне Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы тирәсендә урнашкан «Чик сакчылары» паркыннан «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы тарафыннан җыелган чираттагы гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына озатылды. Йөкне алып баручылар белән бергә оешма рәисе, запастагы майор, Әфганстан Республикасында сугыш хәрәкәтләре ветераны Нуретдин Ибраһимов та юлга чыкты. Якынча 2500 чакрым юлны 3 тәүлектә үтеп, алар иминлекләр белән Луганск Халык Республикасына килеп җитәләр. Краснодон шәһәрендә Нуретдин Нурылхак улы йөкләрне таратырга булыша, якташ хәрбиләр белән очрашып, аралашып, аларга кирәкле әйбер-җиһазлар исемлеген җыя. Аның әйтүенчә, хәрби егетләр туган яклардан килүчеләрне көтеп алалар, алар өчен халык ышанычы һәм ярдәме бик мөһим! Егетләрнең кәефләре яхшы, сәламәтләр һәм зур сәламнәр юллыйлар.

Сәфәрдән кайткан запастагы майор белән сөйләшәсе җиңел булмады. Рухи, эмоциональ яктан үзен «сыгылган лимон» кебек хис итүен ул: «Әфганстан чикләрен саклаганда, минем ротада солдатларның 90 проценты украин егетләре иде. Хәзер алар белән фронтның капма-каршы якларында булуы миңа авыр. Гәрчә, аларның үз ирекләре белән түгеллеген белсәм дә...» – дип аңлатты. Әмма командир үзен бик тиз кулга алды. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: чик сакчылары ветераннары сугышчыларга даими рәвештә ярдәм күрсәтәләр. Алар тарафыннан һәр ай махсус хәрби операция зонасына машиналар җибәрелеп тора. «ВАХШ» чик буе заставасы территориясендә көн дә эш кайный. Ветераннар бер-берсен алыштырып, үз акчаларына сатып алган иске машиналарны яки кешеләр биргән транспортларны, җиһазларны ремонтлап, җайга салу эшләре белән мәшгуль. Җиңүне якынлаштыру өчен башкарган фидакарь хезмәтләре белән таныштырып Нуретдин Нурылхак улы:

19-11

- Бу юлы без хәрби операция зонасына 18 машина җибәрдек. Арада - «УАЗ», «Нива», су ташучы машиналар, прицеплар, шулай ук ул машиналарга запас частьләр, тәгәрмәчләр, авторезина, аккумуляторлар, генераторлар, пленка, төзелеш материаллары, бензопычкы, рация, радиостанцияләр, тепловизорлар, мич-буржуйкалар, коры душ, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, шәхси гигиена чаралары, озак саклана торган азык-төлек.

Госпитальдәге егетләре-безгә алмаш киемнәр, медикаментлар, култык таяклары, инвалид коляскалары, урын-җир әйберләре, бәрәңге, кишер, кәбестә дә фронт линиясенә китерелде. Боларны без үзебез генә эшләмибез, әлбәттә. Аларны безгә өлкәнең төрле почмакларыннан битараф булмаган якташларыбыз алып киләләр. Егетләр коптерлар да сорыйлар бездән, кыйммәт булу сәбәпле, алар губернатор фондыннан булдырыла. Инде чираттагы гуманитар ярдәм 17 майга җибәреләчәк. Безнең хәрби операция зонасына җибәрер өчен 10 машина әзер, тагы 6ны булдырырга тырышачакбыз. Бу көннәрдә дә чик буе заставасы территориясендә кызу эш өсте. Берәүләр китергән әйберләрне бер җиргә туплыйлар, икенчеләре сортлап бүлә торалар, калганнары коробкаларга тутыра баралар. Безгә укучылардан башлап, пенсионерларга хәтле булышалар. Шулай ук төрле оешма җитәкчеләре, депутатлар, бизнесменнар күп ярдәм күрсәтәләр. Аларга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Бу эштә теләге булган һәр кеше дә катнаша ала. Гуманитар ярдәм әзерләүдән башка, без ялга яки яраланып кайткан егетләр белән очрашабыз, аларның документлар буенча, хастаханәдә дәвалану һәм башка проблемаларын чишәргә ярдәм итәбез. Кыскасы, егетләр белән элемтәне югалтмыйбыз. Форсаттан файдаланып, һәркемне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм, егетләребезнең җиңү яулап, исән-сау гаиләләренә кайтуларын телим, - дип сөйләде.

 Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836