Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
17-20 апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан ХI Халыкара олимпиада үтте.
Анда 11 мәктәптән Төмән өлкәсенең иң сәләтле 18 укучысы катнашты. Катнашучылар арасында яңа беренче тапкыр баручылар да, «аксакаллар» да булды. Беренче көнне иртәнге аштан соң язма тур үтте (тестлар, инша, әсәргә анализ ясау), төштән соң 2 тур дәвам итте, укучыларның телдән сәләтләрен тикшерделәр. Өченче турда проектлар яклау булды. Проект эшенә 2 тема билгеләнгән иде, безнең кызлар «Гаилә - буыннарның өзелмәс чылбыры» темасын сайладылар. Проектларын 5-7 минут эчендә якладылар, булган сорауларга да төгәл җавап әйттеләр.
Казан безне бик тә җылы каршы алды. Барып җитүгә трансфер оештырылды. Безне Казанның «Байтик» сәламәтләндерү һәм белем бирү лагерена урнаштырдылар. Беренче көнне үк ачылу тантанасында «Көзге кайтаваз» спектаклен тамаша кылдык. Эштән буш вакытта шәһәр буйлап экскурсия оештырылды, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда «Чулпан» спектаклен карадык. «Мин татарча сөйләшәм» татарча концерт-дискотекада булдык. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Туган тел форумында олимпиаданың ябылу тантанасы үтте. Сәхнәдә олимпиадада катнашучыларны Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин каршылады, ярышта җиңүчеләргә, призерларга дипломнар тапшырылды.
Анда Төмән районының Шыкча урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Аделия Әминова призёр дипломын алды. Укытучысы Гүзәлия Муллачанованы һәм Аделияне тәбриклибез, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
Сәяхәт вакытында әти-әниләре һәм укытучылары белән элемтәдә булдык, булган хәбәрләрне җиткереп тордык.
Барлык катнашкан укучыларга, укытучыларына, булышкан әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез. «Киләчәктә тагын катнашырга телибез», - диделәр укучы кызлар.
Фәнүзә НИГЪМӘТУЛЛИНА,
Вагай районы,
Казанлы авылы.