Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Рәхилә Измайлова 1927 нче елда Ялутор районының Кактамак авылында дөньяга килә. Аңа – 97 яшь. Рәхилә апаның бабасы Ильяс Ильясов 1911 елда гаиләсе белән Татарстанның Апас районыннан Төмән өлкәсенә – Кактамак авылына күченеп килә. Рәхилә Зариф кызының кулында пыялалы рама. Яшел кәгазьдә нәсел агачы төшерелгән. Монда гаилә әгъзаларының исемнәре, тормыш еллары турында мәгълүматлар бар. Күкрәгенә медальләр таккан апа илһамланып тормыш юлы турында сөйли. Барысы да аның хәтерендә.
Бөек Ватан сугышы башланганда, Рәхиләгә әле 14 яшь була. Әтиләре белән абыйлары дошманны кырганда, балалар тырышып белем алганнар, ә дәресләрдән соң басуларда, утынлыкта, заводларда эшләгәннәр. Ялуторның 4 нче мәктәбендә Рәхилә 4 классны тәмамлый, 5 нче классның яртысын гына укый, эшкә керешә.
Рәхилә апа мәктәптә укыган чакларын искә төшерә: «НВП дәресләреннән имтихан бирдек. Сынауларда минем билетымда өч сорау иде: 1) «Граната эчендә нәрсә, ул нилектән шартлый?»; 2) «Винтовканың өлешләрен сана»; 3) «Нәрсә ул штрафбат?».
Сиксән ел элек булган вакыйгаларны сөйли. Менә әтисе Зариф Ильяс улы 1947 нче елда сугыштан кайта. Кызның шәхси тормышында яңалык – Ялуторда урман заводында эшләгәндә 20 яшьлек кыз кияүгә чыга. Ләкин озак тормый, гаилә таркала. 1955 ел якынлаша. Рәхилә Зариф кызы яңадан менә дигән яшь егеткә кияүгә чыга. Иптәше - Хисмәтулла Измайлов, гаиләдә ике малай туа.
1959 елда Измайловлар гаиләсе сабыйларын алып Урай шәһәренә эшләргә китәләр. Гаилә башлыгы милициядә эшли. Рәхилә – җыештыручы. Кече малайлары Булат Владивостокта – диңгезче. Ләкин аның гомере кыска була, Руслан исемле улы кала. Олы малайлары Марат - нефтьче, Ханты-Мансийск шәһәрендә бульдозерчы, улы, кызы бар.
Рәхилә апаның иптәше 73 яшендә дөньядан китә. Урайда 43 ел яшәгәннән соң, ул Төмән шәһәренә күченә. Менә инде егерме ел дәвамында үзе ике бүлмәле фатирда тормыш кичерә. Үзен үзе карый, пешерә, кибеткә йөри, гөлләр үстерә.
2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына Рәхилә апага сугыш ветераны исеме бирелә. Ул ел саен 9 май бәйрәменә туган авылына кунакка бара. Менә быел да күп итеп бүләкләр әзерләгән. Ветераннарга 25 плед, сөлгеләр, оекбашлар алган. Киң күңелле апа авыл мәчетенә үз куллары белән корамадан теккән 30 ковер бүләк иткән. Авылдашлары да Рәхилә апаны онытмыйлар, балын, маен, сөтен китереп торалар. Аның өстәлендә әле яңа гына ясалган эремчек, өстәл тулы ризык. Кунакчыл апа безне: «Тагын килегез, онытмагыз!» – дип озатып калды.
Төмән шәһәренең «Уральское землячество» оешмасында Рәхилә Зариф кызы иң олылары. Якынлашып килүче Җиңү бәйрәмендә ул үзенең фикердәшләренә: «1945нче елда немец фашистларын җиңгәнбез, Украин фашистларын да Алла боерса җиңәрбез», - дип әйтер.
Чигелгән мендәрләр арасында утырган 97 яшьлек апага сокланмыйча карап булмый, аның сөйләгәннәрен тагын да тыңлыйсы килә. Сугыш ветераны Рәхилә апага корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларына, оныкларына куанып-шатланып яшәргә насыйп булсын.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.