Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сугыш еллары балалары, әтисез үскән ятимнәр безгә шул авыр чор турында сөйли алалар, алар ярдәмендә ул еллардагы тормыш шартларын күзалларга мөмкин. Әтисенең йөзен дә исенә төшерә алмый Халстан апа Ханнанова: «Әтием Хәлитулла сугышка киткәндә миңа 3 яшь булган. Шуннан кайтмады, хәбәрсез югалган исеме генә бар. Соңгы хаты Манатка килгән икән. Әтием Манатныкы иде, әнисенә язган: «Без германнарның юлына төштек, немецләрне куып китеп барабыз», - дип. Шуннан хәбәр дә юк. Артиллерист булып хезмәт иткән. Әтиемне бер дә хәтерләмим. Миннән олы апам булган, ул кызылчадан үлгән», - дип кенә исенә төшерә. Сугышта һәлак булганнар балалары күпмедер акча алалар, аларга ярдәм итәләр. Ә хәбәрсез югалганнар гомерләре буе хәбәр көтеп яшиләр.
Халстан апага да тормыш елмаеп тормый. Шул еллардагы балалар шикелле, уку бәхетен тулысынча татый алмый ул: кием юк, тамак ягы такыр. Индрәй мәктәбендә 4 ел белем ала да, 9 яшеннән колхоз кырына солы чүбен утарга чыга.
Хәзер ул урыннарда дачалар. Тамак начар, бер бутылкага чәе булган кеше чәй, сөте булганы сөт коеп, картупның ләпүшкәсен ашый идек. Картуп авылда булмаган, башка җиргә барып җыя иделәр. Эштән кайтканда складта бер уч он бирәләр. Черек картупны шул он белән кушып пешерде әнием. 10 ел авылда эшләдем. 1950 нче елга кадәр икмәкнең нәрсә икәнен белмәдек. Салым да күп иде: май, йомырка, сарыкларның йонын биргән. 14 яшемдә балыкчылар бригадасына кереп киттем. Өлкәнең бөтен районнарына бардык. Я машина, я поезд белән йөрдек. Акча күрмәдек: продукция алып килделәр. Балык белән дә бирделәр. Аны күтәреп, җәяү Төмәнгә өй саен тәрәз төеп сатарга йөри идек. Балык бригадасы бетте. Мальководагы колхозга эшкә киттек, - дип сүзен дәвам итә Халстан апа.
- Иген сугабыз, бәрәңге казыйбыз... – нинди эш бар, шуны эшлибез. Индрәй Мальковоның авыл советына кергән иде ул вакытта. Соңыннан Боровойның кошчылык фабрикасы бөтен Индрәй участогын үзенә алды. Ул вакытта бездә атлар да, сыер, сарыклар, хәтта төлкеләр дә бар иде. Фабрикага күчкәч, алар юкка чыкты. Ә без шунда эшкә кердек. Башта корпуслар салынганда төрле эшләрдә йөрдем, аннары йомырка сала торган тавыклар карадым. Иртән машина килеп ала, кич китереп куя.
Тавыкларга кичтән әзерләп куйган ашны савыт белән салып чыга идек. Әле механикалаштыру соңыннан гына булып китте. Йомыркаларын җыябыз. Санитар көнне бөтен цехны чистартабыз, идәннәрне яхшылап кырып юабыз. Тавыкларны бер елдан иткә тапшырабыз. Яңа тавыклар алабыз. Алар 4 айдан йомырка бирә башлыйлар.
Ун ел тирәсе вакыт үткәч, операция булды. Бу цехта эшләве авырлашты, шуңа да тәүлеклек чебиләрне үстерү цехына күчтем. Анда 22 ел эшләдем. Бер секциягә 25-30 мең чеби кабул итәбез. Шуларны югалтусыз үстерергә кирәк. Секция эчендә 30 градус эссе. Яңа туганнарны алып киләләр, башта алар йоклыйлар, җанлана башлагач - ашны-суны күрсәтеп, ашарга өйрәтеп бер ай бездә үсәләр. Бер айдан башка секциягә бирәбез. Секцияне яхшылап югач, тагын яңа туган чебиләр алып киләләр. Ашатуны бик яхшы карыйлар иде. Төрле витаминнар куша идек ашларына.
Боровой поселогында (аны халык шулай дип кенә әйтә, рәсми исеме Боровский булса да) булачак ире – Хәйрулла белән таныша. Ул бергә яшәргә тәкъдим ясагач, Халстан апа, отпуск алып, Ялутор районының Сәел авылына – иренең әти-әнисе яшәгән җиргә китәләр. Анда гөрләтеп туй ясыйлар. Индрәй кызларының шундый гадәте бар: алар ирләрен авылга алып кайталар. Монда да шулай килеп чыга. «Анда 1 ай гына тордым да кайттым, - дип сүзен дәвам итте шаяртырга ярата торган апа. – Иремне дә ияртеп кайттым. Ул да Боровойда тракторчы булып эшләде. Каршы килмәде, килде». Башта әнисе янында кечкенә агач өйдә яшиләр. Халстан апаның әнисе сеңелесендә тора. Ә инде Илгиз белән Мәрьямнары тугач, кызы белән кияве эшкә чыгып киткәч, аларны карарга килә. Нәбирә әнисенә бик рәхмәтле Халстан апа. Соңыннанрак шлактан коеп зур өй салып чыгалар. Хәзер шул өйдә кызы Мәрьям тәрбиясендә рәхәтләнеп көн итә хөрмәтле әни.
Фабрика хезмәткәрләргә ихтирамлы була. Бәйрәм саен бүләкләр бирә, ял итәргә үзенең санаториена җибәрә, балаларга лагерьга юлламалар бүләк итә. Тик Халстан апага санаторийдагы яллар эләкми: тормыш иптәше авырып китә. 18 ел эш белән өй арасында йөгерә ул. Үзе генә эшләгәч, кеше белән бер рәттән газын да кертә алмый кала. Утын белән мичен яга. Өен җылытып, иренә ашарга куеп эшкә йөгерә, тизрәк кайтып, тагын өй мәшәкатьләренә чума. Авырудан тернәкләнә алмыйчан, Хәйрулла абый 55 яшендә генә мәрхүм була. Халстан апа 1993 елның 1 июлендә 55 яшендә лаеклы ялга чыга. Индрәйнең хөрмәтле әбисе бик тә тырыш, булган кеше, аның бакча җимешләре гөрләтеп үсә. Хәзер инде кызы белән оныклары булышалар. Оныкчыклары да үсеп киләләр. «Хәлемчә намазын да башкарам. Давлением борчымаса, чакырган җиргә дә барам әле. Күршеләремнең хәлләрен белеп торам», - дип көлдерә Халстан апа Ханнанова.
Әйе, хәзер тормыш яхшы. Өстәл мул. Ә бер кисәк икмәккә тилмергән балачак онытылмый. Якты хатирә булып күңелләрдә саклана. Рәхмәтен Аллаһы Тәгаләгә белдереп, илгә иминлек, гаиләсенә сәламәтлек теләп, тыныч кына көн итә изге күңелле сугыш ветераны баласы.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.