Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Үз эшенең остасы

последние и лучшие новости искусства в мире

12 нче майда халыкара шәфкать туташлары көне.

Кешеләрнең сәламәтлеген саклауда алгы сызыкта торучы, мактауга лаеклы хезмәт ияләрен җылы сүзләр белән искә алыйк. Тубыл шәһәрендә шәфкать туташы булып эшләүче, күп кешегә ярдәм күрсәтүче, сихәтлек бирүче Мәрьям Латыйпованың бу юнәлештә хезмәт итүенә 24 ел булган.

19-8

Кылган гамәлләре, игелекле эшләре, сабыр холкы белән дәваланучыларның күңелләрен яулаган шәфкать туташы рәхмәт сүзләрен күп мәртәбә ишетә. Авыруларны дәвалау белән бергә, аларның күңелләрен дә сихәтләндерергә тырышкан, өлкәннәргә игътибарлы, җылы сүзле булган Мәрьям Фәрит кызы яраткан эше турында: «Мин шәһәрнең 3 мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, Тубыл шәһәре В.Солдатов исемендәге медицина колледжына укырга кердем. Мәктәптә укыган елларымнан шәфкать туташы һөнәре күңелемә ошады. Якын туганнарым арасында медицина юнәлешендә эшләүчеләр күп. Ак халатлы, кешегә ярдәм итүче игелекле һөнәр ияләренең эшен күреп, кече вакытымнан миңа бу һөнәр күңелемә якын булды. Шуңа күрәдер, мин башка һөнәр турында уйламадым. Уку йортын 2000 нче елны тәмамлап, шәфкать туташы булып эшләгәнемә быел 24 ел булды. 17 ел процедура кабинетында хезмәт иттем. Медицина юнәлешендә кайда гына эшләсәң дә, башкарган эшкә җаваплылык кирәк. Монда процедураларны үтәгәндә игътибарлы булу, пөхтәлек, төгәллек булырга тиеш. Процедураларны авырттырмыйча, җиңел үткәрергә тырышып эшләдек. Табиблар, шәфкать туташлары да авыруларга, гомумән кешеләргә мәрхәмәтле, итагатьле кешеләр. Без - ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүчеләр. Мин хезмәт юлымны 2016 нчы елдан бирле участокта шәфкать туташы булып дәвам итәм. Шәфкать туташлары табибның беренче ярдәмчеләре. Үзем шәфкать туташы һөнәрен сайлаганыма беркайчан да үкенмәдем. Кызым да табиблыкка Омск шәһәрендә укый. Безнең токымнан медицина хезмәткәрләре династиясенә тагын бер кеше өстәлә», - дип үзе белән таныштырды һәм яраткан һөнәре турында сөйләде.

Һәр эшкә җаваплы, намус белән караган, үзенә йөкләнгән хезмәтен тырышып башкарган Мәрьям Фәрит кызы хезмәт юлында очраган бик тә авыр елларны искә алды: «Куркыныч вирус–ковид халык өчен, медицина хезмәткәрләре өчен дә авыр вакыт булды. Коронавирустан авыручыларны дәвалаучы табиблар, шәфкать туташлары өчен бу сынау еллары булды дип әйтер идем. Медицина хезмәткәрләре үзләрен кызганмыйча, үз гомерләребезне куркыныч астына куеп. авыруларга ярдәм иттек», - дип онытылмаслык елларны искә алды.

Безнең милләттә шәфкать туташларын ак халатлы фәрештәләр белән чагыштыралар, җырлар багышлыйлар. Алар турында күп шигырьләр дә иҗат ителгән. Хөрмәтле Мәрьям Фәрит кызына фидакарь хезмәте, кеше сөючәнлеге өчен рәхмәтләр белдереп, эшендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836