Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кешене хезмәт бизи. Үзләрен намуслы хезмәттә таба алган кешеләр үзенчәлекле эчке матурлык белән балкыйлар. Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәүче хезмәт ветераны, алдынгы сыер савучы, күпсанлы диплом, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Зөлфирә апа Гыйльфанованың хезмәт стажы 41 ел. Ул хезмәтен терлек фермасында 14 яшеннән башлаган.
Зөлфирә апа быел 9 майда ике бәйрәмен каршылый. Без аннан гадел, саф хезмәте турында сораштык.
- Мин Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылында гаиләдә иң кечкенә бала булып 1945 елның 9 маенда дөньяга килгәнмен. Өйдә туганмын, тиздән Җиңү турында шатлыклы хәбәр килгән.
Әтием – Әкрам Ногман улы, әнием – Нурсәйдә Сәфиулла кызы. Ногмановлар Татарстанның Кече Кайбыч авылыннан Себергә килгәннәр. Гаиләдә Әнвәр, Әскәр абыйларым, Асия, Әлфия апаларым үстек. Әти Канчәбердә авыл советы рәисе булып эшләгән. Миңа бер яшь тулгач, 1946 елны Киндерлегә күченгәннәр. Әти Киндерледә колхоз рәисе вазифасын үти. Аннан 13 яшемдә калдым. Әни безнең җайлы кеше иде, татар хатын-кызларына гына хас тыйнак, әдәпле, гайбәт яратмады.
Киндерле җидееллык мәктәбен тәмамлагач, дустым Фәрханә Гыйльманова белән беркая бармаска, фермада эшләргә булдык. 1959 елдан 2000 елгача, лаеклы ялга чыкканчы, сыер саудык. Фәрханә Рәхимҗан кызы белән гомеребез буе бергә булдык.
Эшли башлаганымда 33 кг авырлыкта идем, 35 кг бәрәңге йөкләтәләр. Аны ничек күтәрдем икән? Җәйге «дойкадан» кайткан машина идарә бинасы янында туктый, чөнки баткактан аръякка күпер аша үтә алмый. Без Фәрханә белән авыр сөтле флягаларны күтәреп фермага ташыйбыз.
Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин, Асия Фазлуллина тәҗрибәле, тырыш җитәкчеләр булдылар. Коллектив дус иде. Беренче вакытларда миңа Зөлфирә апа Ногманова (Нотфуллина) нык булышты, остазым булды. Зур рәхмәт аңа!
Авылның җәмәгать эшендә актив катнаштым. Антипино округы буенча өлкә, Түбән Тәүде районы авыл советы депутаты булдым. Өлкә депутаты булганымда, Киндерле мәктәбенең тарих фәне укытучысы Шамил абый Фәхретдинов белән Кыскыркүл авылында мәктәп ачтык. Авылда комсомол оешмасы секретаре булдым. 1955 елгы укучыларны укытучы Динара апа Хәбибуллина җитәкчелегендә укытучы Маһинур апа Фазлуллина белән Ленинград шәһәренә алып бардык.
1976 елның март аенда Киндерле егете Фәрит Гыйламетдин улы белән гаилә кордык. 1977 елны улыбыз Ленар, 1980 елда кызыбыз Гөлназ туды. Тормыш иптәшем Фәриткә, балаларыма, барлык племянник-племянницаларыма, туганнарыма зур рәхмәт, - дип сөйләде Зөлфирә Әкрам кызы.
Зөлфирә апа бәхетле бала булып дөньяга килгән, чөнки илебез Бөек Ватан сугышында фашист Германиясен җиңгән көнне туган. Дөнья халкының зарыгып көтеп алган бөек бәйрәме. Аның тормышы менә Ватаныбыз тарихы белән 80 ел инде үрелеп бара. Бүгенге көндә ул иптәше Фәрит абый белән Киндерледә тыныч, тату картлык кичерә. Балалары да авылда яшиләр. Биш оныклары, 1 оныкчыклары бар. Ул 11 племянникларына да олы апа, терәк. Һәрберсе килеп хәлен белешә.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.